Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ һәм ЕТҮБ Чернобыль проектларына 120-шәр миллион евро бирә


Чернобыль реакторында искергән япма
Чернобыль реакторында искергән япма
Кушма Штатлар һәм Европа төзекләндерү һәм үсеш банкы һәрберсе Украинага Чернобыль белән бәйле проектлар өчен 120-шәр миллион евро бирәчәк.

Бүген бу турыда Ченобыль атом электр станциясендәге казага 25 ел тулуга туры китереп Киевта үткәрелүче халыкара конференциядә әйтелде.

Аңа кадәр Европа комиссиясе шул ук максатлар өчен 100 миллион евро, Франция 47 миллион евро, Русия 45 миллион евро бирәчәген игълан итте.

Кичә Украина президенты Виктор Янукович Киевның җимерелгән Чернобыль реакторы өстендә яңа саклагыч япма һәм кулланылган атом ягулыгын саклау корылмасы төзү өчен җитмәүче 740 миллион евроны конференция барышында җыярга ниятләнүен әйткән иде.
XS
SM
MD
LG