Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 11:09

Казанда һәдия сәүдәсендә әлегә тәртип юк


Халык сәнәгатен һәм һөнәрчелекне үстерү үзәге җитәкчесе Нури Мостафаев үзгәрешләр тәкъдим итә.

Казанның Бауман урамындагы хәлләр үзгәрергә мөмкин. “Татарстанда һәдия, халык сәнәгате эшләнмәләрен җитештерү һәм сатуга дәүләт ярдәме” дип аталган програм әзерләнеп беткән инде.

Бу документны Татарстанның халык сәнәгатен һәм һөнәрчелекне үстерү үзәге әзерләгән. Үзәк җитәкчесе Нури Мостафаев сүзләренчә, өч елга исәпләнгән әлеге документы республика хөкүмәте кабул итсә, “Бауман һичшиксез тәртипкә салыначак”.

Казаннар үзләре һәм башкала кунаклары да яратып йөри торган җәяүле урамның бүгенге хәлен ул “вьетнам базары” белән тиңли.

“Урамда төрле пычрак тартмаларга, җыелма өстәлләргә чын һәдияләрдән ерак торган ниндидер билгесез товар өеп куялар. Турист боларның барсын да татарныкы, милли әйберләр дип уйлап сатып ала. Әлеге хәл безне бик уңайсыз хәлгә куя. Моның белән көрәшү бик кыен”, ди Мостафаев.

Ул әзерләнгән програмның бөтен юнәлешләрен дә әлегә ачып бетерми. Башта төрле оешмалар, комитетлар белән килештерү кирәклеген әйтә. Әлеге документны әзерләү өчен башкала районнарындагы җитәкчеләрнең һәм шулай ук һәдиячеләрнең дә тәкъдимнәрен җыйганнар.

Мостафаев, шулай да, әлеге програмда “һәдия сату өчен махсус урыннар” булдыру турында да язылуын әйтә. Проект тормышка аша калса, кибет тотучылар да, үзләре җитештергән һәдияләрне сатучылар да коточкыч бәяләр түләмәячәк. Салымнарны киметү дә каралган. Арендасы да түбән булырга тиеш, ди Мостафаев.

Аренда хокукы ике миллион сум

Бүген Бауман урамындагы бинада алты-җиде квадрат метрлы бүлмәне арендалау хокукына ия булу өчен генә дә ике миллион сум түләргә кирәк. Аннары кибет тотучы ай саен 50-60 мең сум биреп торырга тиеш. Бу “коточкыч бәяләр бит”, ди Мостафаев.

Урамда җыелма өстәлләрдә Татарстаннан читтә җитештерелгән товар сатучыларның кулларында бернинди рөхсәт кәгазе булмавын да әйтә ул. Саткан өчен кемгә түлиләр соң, дигән сорауга Мостафаев: “Беркемгә дә түләмиләр, үзләреннән үзләре чыгалар”, ди.

Казанда тәртип саклаучы бер полиция хезмәткәре акча түләмичә башкалада урамга сәүдәгә чыгып басу, бигрәк тә Бауман урамында, булмастай хәл икәнен әйтә.

“Ул сатучыларга беркем дә рөхсәт биреп тормый. Алар рәсми булмаган сәүдәдә. Саткан өчен барыбер акчаны андагы җирле жуликларга түлиләр. Алар үз чиратында әлеге сәүдәне булдыруны югарыраклар белән, мәсәлән бу очракта, Бауман хуҗасы белән хәл итәргә мөмкин”, ди полиция хезмәткәре.

Сатучыны кайда эшләнүе кызыксындырмый

Бауман урамына тезелеп киткән өстәлләрнең берсе артына баскан егет “монда саткан өчен кемгә күпме түлиләр, анысы минем эш түгел” ди. Барсын да хуҗасы хәл итә икән. Көне буе сәүдә иткән өчен аңа хуҗасы 600 сум бирә, сатылган тавардан процентлар да кала.

Кытайда ясалган, Мәскәүдән китерелгән һәм шулай ук, әлеге егет сүзләренчә, Татарстанда эшләнгән товарлар белән дә сәүдә итәләр алар. Кытайда эшләнгәннәре арзанрак. Туристка кайда эшләнгәнен әйтеп тормыйлар. Нәрсә генә сатылмасын сәүдәгәрләр куаналар гына.

Мостафаевның теләге - Бауман урамы әлеге рәсми булмаган сәүдәдән котылырга тиеш. Татарстанда эшләнгән һәдияләрнең дә, осталар җитештергән әйберләрнең дә бөтен шартлар да тудырылган кибетләрдә сатылуын тели ул.

“Турист яхшы һәдия, эшләнмә сатып алырга тиеш. Түләгән акчасы да кибеттәге кассалар аша үтеп бюджетка калсын. Шулай ук ул акчаларның бер өлеше яңа һәдияләр ясау өчен осталар кулына да керсен”, ди Мостафаев.

Осталар да, эшләнмәләр дә арта


Татарстанның халык сәнәгатен һәм һөнәрчелекне үстерү үзәге һәдиячеләр һәм осталарның эшләрен яктырткан белешмәлекнең (каталог) өченчесен чыгарырга җыена. Ул 360 битле булачак. Моңа кадәр басылганнары: икенчесе 108, ә беренчесе 43 биттән торган.

“Бу үзе үк республикада һәдиячеләрнең дә, алар җитештергән әйберләрнең төрлелеге үсә барганны күрсәтә”, ди Мостафаев. Әмма республикада күпме ширкәтнең һәдия һәм халык сәнәгате белән шөгыльләнүен төгәл генә әйтеп бирә алмады.

Татарстанда чып-чынлап торып һәдияләр эшләүче һәм халык сәнәгате осталары, барлыгы 420 кеше, үзәктә теркәлгән. Мостафаев аның өстенә ул осталар ясаган һәдияләрнең күчермәләрен (копияләрен) дә эшләүчеләр бар, алар да “республиканыкылар бит”, ди.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG