Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британия Либиягә хәрби төркем җибәрә


Британия тышкы эшләр министры Уильям Һейг
Британия тышкы эшләр министры Уильям Һейг
Британия Либиягә бер төркем хәрбиләрен җибәрә. Алар анда президент Мөәммәр Каддафи көчләренә каршы сугышучы гыйсъянчыларга хәрби чараларны координацияләргә ярдәм итәчәк.

Британия тышкы эшләр министры Уильям Һейг британ хәрбиләре гыйсъянчыларны әзерләү яки аларны коралландыру белән шөгыльләнмәячәк диде.

Британ хәрбиләре шулай ук хәрби чаралар әзерләү белән шөгыльләнмәячәк.

Һейг әйтүенчә, Британия гыйсъянчыларга тыныч халыкны сакларга ярдәм итәчәк, элемтә җиһазлары һәм саклану киемнәре бирәчәк.
XS
SM
MD
LG