Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 16:53

Чаллыда яшәүче Алишәр Әдиләрский намусын һәм абруен яклап Мәскәүнең Тверь районы мәхкәмәсенә шикаять юллады. Шикаятьтә җавап тотучы буларак Русия Дәүләт Думасы спикеры Борис Грызлов күрсәтелә.

Әдиләрскийның Грызловны мәхкәмәгә бирүе нинди вәзгыять белән бәйле? Казанда чыга торган “Звезда Поволжья” газетының 2011 ел, 10-16 февраль санында “Ахтунг!..” дигән язма басыла. Язма авторы Фәндәс Сафиуллин биредә Борис Грызлов тарафыннан әйтелде, дип санаган сүзләрне дә китерә.

“Русия, империя буларак, ярдәм сораган территорияләр хисабына формалашты. Русия бу территорияләргә карата түзем (толерант) булды... Урыс характерының аерымлык билгеләре шунда, без башкалар белән дуслыкта яшәргә телибез, без туганнар булырга телибез. Ә бу билгеләр башка милләттләргә хас түгел”.

Фәндәс Сафиуллин әлеге сүзләр Грызлов тарафыннан Русия президенты Дмитрий Медведев белән 2011 елның 17 гыйнвар очрашуында әйтелде дип күрсәтә. Шушы хактагы язманы укыган Алишәр Әдиләрский һәм Рафаат Ярлыгаев намусларын һәм абруйларын яклау йөзеннән, Мәскәү шәһәре Тверь районы мәхкәмәсенә Б.Грызловны җавап тотучы итеп күрсәтеп, шикаять юллыйлар.

Шикаятьне кабул итмәскә сәбәпләр бар

Әдиләрский шикаятьнең башы, аның ни дәрәҗәгә җитүе хакында “Азатлык”ка да фикерләр әйтте.

“Мин “Звезда Повлжья” газетында Фәндәс Сафиуллин язмасын укыдым. Анда Дәүләт Думасы спикерының 17 гыйнварда Русия президенты уздырган киңәшмәдә ясаган чыгышы турында да әйтелә. Әлеге киңәшмәгә президент Думаның барлык фракция җитәкчеләрен, шул исәптән скипер Грызловны да чакырган.

Үз чыгышында Грызлов мондый сүзләр дә әйтә: “... Урыс характерының аерымлык билгеләре шунда, без башкалар белән дуслыкта яшәргә телибез, без туганнар булырга телибез. Ә бу билгеләр башка милләтләргә хас түгел”.

Шуннан соң мин интернет сәхифәсенә кереп, бу чыгышның тулы язмасы белән таныштым. Сәхифәдә чынлап та бу сүзләр бар иде. Русиянең югары урында утыручы кешесе менә шундый сүзләр әйтергә җөрьәт итә. Шулай килеп чыга, Русиянең калган барлык халкы, 182 милләт, дустанә түгелләр, туганнар була алмыйлар.

Әлеге сүзләр, фикер мине ярсытты. Без Рафаат Ярлыгаев белән Мәскәүгә, Тверь районы мәхкәмәсенә Русиядә булган төп халыкларның намусын, абруен яклап мөрәҗәгать иттек”, ди Алишәр әфәнде.

Быелның 28 мартында Әдиләрский Тверь районы федераль казые Людмила Быковскаяга шикаятьне тапшыра. 29 мартта Быковская шикаять буенча билгеләмә чыгара.

“Гаепләүче Әдиләрский Борис Грызловка карата булган шикаятендә Дәүләт Думасы булган урынны адрес итеп күрсәтә. Депутат вәкаләтләрен башкару урынын күрсәтеп, кешегә шикаять белдерү канунда каралмаган”. Шулай итеп, казый Быковская җавап тотучының, бу очракта Грызловның яшәү урыны буенча шикаять тапшыруны сорый.

Сәхифәдәге сүзләр кая китә

Билгеләмәдә Борис Грызлов сүзләренең стенограммасын яки интернет сәхифәсенең расланган күчермәсен күрсәтү турында да әйтелә.

“Кем миңа интернет күчермәсен расласын? Шулай да мин “Кремлин.ру” сәхифәсенә әлеге чыгышны раслауны сорап мөрәҗәгать иттем. Дәүләт Думасы, президентның эшләр идарәләренә Грызловның 17 гыйнварда ясаган чыгышының стенограммасын бирүләрен сорап хатлар яздым. Билгеләмәнең таләпләрен үтәдем. Мәхкәмә эшен башлау өчен, 20 апрельгә кадәр бу документларны җибәрергә тиешмен”, дип эш барышын аңлатты Алишәр әфәнде.

Интернет сәхифәсендә күренгән язмага кабат кайтабыз. Чыннан да булганмы ул?

“Әйе, күрдем. Бу язманың күчермәсен алырга җыендым. Грызловның чыгышы сакланган иде. Әмма нәкъ теге сүзләрен, йомшак итеп әйткәндә, Русиянең төп халыкларын мыскыллап әйткән сүзләрен кемдер кайгыртучанлык күрсәтеп, алып ташлаган. Монысы аңлашылмый. Бәлки казый шуның өчен дә күчермәне сорыйдыр”, дигән фикердә тора Әдиләрский.

Мәхкәмәнең башлануына, аңа Борис Грызловның яки вәкиле килүгә ышаныч бармы?

“Ул үзе яки вәкиле мәхкәмә утырышларында катнашырга тиеш. Тәртибе шунда. Бездә канун каршында барысы да тигез. Русия хокукый дәүләт. Минем уйлавымча, ул килер, үзенең сүзләренә аңлатма бирер”, дигән өметтә тора Алишәр Әдиләрский.

Шикаять язучыларның берсе – 70 яшьлек Рафаат Ярлыгаев сәламәтлеге какшау сәбәпле, мәхкәмә эшләреннән баш тарткан.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG