Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиянең көньяк-көнчыгышында чуалышлар булды


Төркиянең күпчелек көрдләр яшәгән көньяк-көнчыгышында хакимият июньдәге парламент сайлавыннан көрд фиркасе яклаган бәйсез намзәтләрне читләштергәннән соң протест чаралары үтте.

Көрдләрнең «Дөнья һәм демократия” исемле фиркасе бу сайлауда катнашудан баш тартырга җыенуын белдерде.

Хакимият бәйсез намзәтләрне читләштерүне аларның тыелган Көрдстан эшчеләр фиркасенә кергән сепаратист төркемнәргә бәйле булуы белән аңлата.

Диярбакыр һәм Ван шәһәрләрендә демонстрацияләрдә катнашучылар белән полиция арасында бәрелешләр булды.
XS
SM
MD
LG