Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:52

Себердә үсеп килүче яшь буын өчен Русия ерактагы икенче бер “дөнья”. Соңгы җанисәп күрсәткәнчә, Себердә урыс урынына “сибиряк” дип язылучылар арткан.

Мәскәү җитәкчелеге игътибарын Кавказны буйсындыруга юнәлткәндә, Себердә Русиядән аерылырга теләүчеләр арта бара. Русия статистика идарәсе (Росстат) башлыгы Александр Суринов соңгы җанисәптә шактый халыкның “сибиряк” булып язылуын белдерде. Һәм хәтта киләчәктә “сибиряк” дигән милләт барлыкка килергә мөмкинлеген ишарәләде. Әлеге хәбәр интернетта шактый шау-шу уятты. Һәм чыннан да Себердә яшәүчеләрнең үзбилгеләнүгә омтылуы бу язуларда ачык чагылыш тапты.

Аеруча да үсеп килүче буын өчен Русия, Мәскәү дигәндә күз алдына ниндидер ерак җирләр һәм башка “дөнья” килеп баса. Ата-аналарыннан да аның турында бер юнле сүз ишетмәгән, ә Мәскәү якларына барып күреп кайту гомумән бер хыял гына булган бу яшьләргә аларның туган иле бары Себер кебек кенә тоела.

Бүген себерләрнең күпчелегенә Мәскәү дигәндә, аларның табигать байлыкларын “үзләштерергә” килгән “зур” җитәкчеләр истә тотыла. Чөнки алар аннан урман, күмер һәм башка шуның ише байлыкларны алып чыга. Ә аларга бары хәерче тормыш кала.

Шуңа Себердә гомер итүчеләрнең күпчелеге өчен Русия күңел кайтаргыч хис тудыра. Һәм алар үзләрен алар белән беррәттә күрәселәре килми. Моны соңгы җанисәп тә ачык күрсәтә. Росстатның төбәк идарәләре Төмән, Омски, Новосибирски, Кемерово, Красноярски, Иркутски, Барнаул, Якутскида элек үзләрен урыс дип белдерүчеләрнең күпчелегенең хәзер “сибиряк”ка әйләнүен әйтә.

“Сибиряк” урыс түгел

Иң башта “сибиряк” дип язылу тәкъдиме интернетта туды. Әмма аны барысы да яшьләрнең вакытлыча юләрлеге дип кабул итте. Ләкин бу тәкъдим шактый тиз үсеш алды һәм инде интернет даирәсеннән җәмәгатьчелек арасына таралды. Гәрчә җанисәп алдыннан дәүләт массакүләм мәгълүмат чаралары “бернинди “сибиряк”лар да юк, ә бары урыс, татар, украин һәм тагын башка күп кенә милләтләр бар” дигән мәкаләләр белән “чыгыш ясаса” да, башка милләтләрдән аермалы буларак, урысларның кайберләре моңа бөтенләй игътибар итеп тормаган.

Мисал өчен Красноярски блогеры Александр Коновалов мәскәүләр бер төрле, ә себерләр бөтенләй икенче холыклы халык дигән фикердә. Һәм моны ул чит илләргә баргач та аңлата икән. Ләкин мәскәүләр дигәндә ул беренче чиратта Русия башкаласындагы халыкны гына түгел, ә киңрәк мәгънәне истә тота.

“Хәзер митинглар тыелган дип әйтергә була. Шуңа бу хакта җәмәгатьчелеккә җиткерүнең бердән-бер юлы булып җанисәп кала”, ди ул.

Экстремистларга тиңлиләр

Әлбәттә, Мәскәү җитәкчелегенә Себернең аерылу мөмкинлеге турындагы хәбәрләр бик көлке тоела. Бәлкем, себерләр үзләре дә моның тормышка ашмаслык хыял буларак кабул итәдер. Әмма алар инде урыс белән бәйле булган һәрнәрсәдән качу ягын карый. Хәтта Новосибирскидагы бер төркем яшьләр нәкъ шуның өчен генә аракы эчү һәм тәмәке тартуларын ташлаган. Алар фикеренчә, урыс дигәндә беренче чиратта аларның күз алдына нәкъ сәрхүш килеп баса.

Мондый кечкенә генә яшьләр төркеменнән тыш, инде Урал тавы сырты артында чын мәгънәдә “яңа дәүләт” төзү белән шөгыльләнүче шактый җитди оешмалар да бар. “Русский репортер” язуынча, аларның башлангычында элекке омон хезмәткәре Александр Будников тора. Аңа һәм тагын берничә кешегә инде дүртенче җинаять эше ачканнар. Алар корал ярдәмендә Себерне Русиядән аеруны максат иткән экстремистик җәмгыять оештыруда шикләнелә.

Будников фикеренчә, алар Русия белән конфедерация төзү яклы.

“Ул мәсьәләдән барыбер ерак китеп булмаячак. Ләкин аның нинди юл белән тормышка ашачагы гына сорау булып кала. Ягъни, аз кан коешлы булырмы, күп кан коешлы булырмы? Җыелырга, уйлашырга вакыт бар әле”, ди ул.

Түрәләргә ышаныч юк

Будников тарафлары, ягъни йөзләп кеше узган елны инде Федерация Шурасы һәм Дәүләт Думасына рәсми хат та җибәргән иде. Алар җитәкчелекнең эшчәнлеге белән риза булмавын һәм хакимият оешмаларыннан үз вәкаләтләрен алуларын әйткән.

“Түрәләр үз эшләрен башкармый алмый икән, без үзебез белән үзебез идарә итә алабыз. Конституциядә бу каралган”, ди ул.

Якын киләчәктә алар Таулы Алтайда үз бистәсен төзәргә җыена. Һәм Русия дәүләтенә параллель рәвештә хәрәкәт итүен белдерә.

Әлбәттә, мондый төркемнәргә фетнә чыгаручы сепаратистлар буларак караучылар шактый. Алар фикеренчә, бу хәлләр бары сугыш тудырырга мөмкин. Мисал өчен фәлсәфә фәннәре докторы Юрий Плюснин “сибиряк”ларның аерым милләт булып аерылуы мөмкин хәл дип саный, әмма ул аларның барыбер Русия халкы хисабында калачагын әйтә.

“Урыс сүзе ул җирлекне билгеләүче сыйфат кына. Без Русиядә яшәүчеләр барыбыз да урыслар: урыс татарлары, урыс чеченнары, урыс сибиряклары”, ди ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG