Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:43

Күренекле шагыйрь Әхмәт Рәшит ижат гомерен шигърияткә һәм татар радиосына багышлады. “Азатлык” радиосының сыналган дустына март аенда 75 яшь тулды.

Римзил Вәли. 2011 елда татар милләтенең билгеле әдипләре, язучылар, шагыйрьләр, артистлар, галимнәр, аларның язмышлары белән бәйле зур чаралар үтәчәк. Бигрәк тә юбилейларга килгәндә композитор Суфия Гөбәйдуллина, Нәҗип Җиһанов, Габдулла Тукай, Рөстәм Яхин, Сергей Аксаков, Николай Фешин, Сибгат Хәким, Фатих Әмирхан, хәзерге чорда яшәүчеләрдән Ренат Харис, Гәрәй Рәхим һәм башка шагыйрьләр.

Шул шагыйрьләр арасында “Азатлык” радиосы белән күптән дус булган, хезмәттәшлек иткән, гомере буе татар радиосында эшләгән һәм тирән мәгънәле шигырьләр язган шәхес Әхмәт Рәшитов бар. 2011 елның март аенда аңа 75 яшь тулды.

Бүгенге тапшыруыбызда, әлбәттә, без түгәрәк дата белән бәйле итеп кенә түгел, билгеле шәхесләрнең, арабызда яшәүчеләренең, иҗат итүчеләренең нинди фикерләре бар икән, алар хәзер нинди әсәрләр иҗат итәләр, хәзерге заманга ничек карыйлар икәнлеген белербез. Сез моңаеп, сокланып кына утырасызмы? Сөйләшүне шуннан башлап җибәрик әле.

Әхмәт Рәшитов. Чыннан да сез санап чыккан кешеләр бик ерактагы, гасырлар артындагы кешеләрнең фикерләрен кабатлыйлар. Борынгы, меңъеллык тарихыбызны, шигъриятебезне дәвам итүче кешеләр урта гасырларда да булган. Алар дәүләт башында да булганнар.

Әйтик, Мөхәммәт Әмин дигән ханыбыз булган иде. Бер ук вакытта ул шагыйрь дә булган. Шул ук вакытта аның белән иҗат иткән Кол Шәриф һәм башка кешеләрне без олылап, искә алабыз.

Римзил Вәли. Димәк, шигърият, әдәбият сәяси-иҗтимагый тормышның табигый аера алмаслык өлеше булган. Ул вакытта патшалар, ханнар шигырь иҗат иткәч, ул аларның рухи лидерлар булу теләге дигән сүз.

Әхмәт Рәшитов. 1552 елгы фаҗигадан соң безнең әдәбият ничектер сүнебрәк тора. Аннан соң 17-19 гасырларда берәм-берәм Тәҗетдин Ялчыгол, Габделҗаббар Кандалый, Гали Чыкрый, Акмулла һәм башкалар барлыкка киләләр.

Бөтен татар әдәбиятын егерменче гасыр башында Тукайдан, Гафуридан Дәрдмәндтән, Бабичтан, Рәбиевтән һәм башкалардан башка күз алдына китерә алмас идек.

1917 елгы революция башлана. Әлбәттә, аның беренче чорларында безнең әдәбият үзенең югарылыгын тота. Ләкин 1925 еллардан әдәбиятның, сәнгатьнең, гомумән бөтен мәдәниятның юнәлеше партия органнары күрсәтмәләренә нигезләнә башлый.

Римзил Вәли. Ә Татарстанда, яки башка төбәкнең партия өлкә комитетының күзәтүе астында һәм ул җитәкчелек иткән иҗади берлек һәм нәшриятләр астында ниндидер иҗат булган. Бу иҗат турында нәрсә әйтәбез соң? Аны онытыргамы? Әллә сортларга бүлергәме?

Әхмәт Рәшитов. Аларны онытырга һич мөмкин түгел.

Римзил Вәли. Ул да халыкның рухи тормышының бер өлеше булганмы? Әллә ясалма өстәлмә булганмы?

Әхмәт Рәшитов. Ул чорда да кешеләр үзләренең уйлаганнарын ничектер тормышка ашырырга, үзләренең уйлаганнарын әйтергә тырышканнар. Хәзер санап китсәк, ул Җәлил, Фатых Кәрим, Нурбаян, Нури Арслан, Сибгат Хәким һәм башкалар шушы заманга яраклы әсәрләр тудыру белән бергә чын күңелдән халык мәнфәгатьләрен яклаган шигырьләр дә язганнар.

Шушы чорда безнең әдәбиятка яңа шәхесләр килде. Ул Илдар Юзеев, Роберт Әхмәтҗан, Равил Фәйзуллин, Ренат Харис, соңнан Мөдәрис Әгъләмов, Зөлфәт кебек шәхесләр. Алар ниндидер яктан элекке шагыйрьләргә караганда ул кадәр камиллеккә ирешә алмаганнар. Ләкин яңа фикер әйтү ягыннан, заманнарының төп таләпләрен көн тартибенә кую ягыннан алар, минемчә, үзләреннән алда килгән язучыларга караганда шактый өстен.

Римзил Вәли. Алар азрак яраклашканмы, әллә бик ук яраклашмаганмы?

Әхмәт Рәшит. Азрак яраклашкан. Аларга партия басымы, хөкүмәт басымы сизелми. Алар яңача, үзләре күргәнчә, үзләре теләгәнчә иҗат итәләр. Чыннан да яшь буын шигъриятны яңа баскычка күтәрде, минемчә. Ә аннан ниндидер тынлык башланды.

Римзил Вәли. Хәзер ирек. Кем нәрсә тели, шуны язсын, һәм шуны яза да. Ләкин укучы, бәлки, үзгәргәндер. Инде иреклек килгәч, нәрсә турында язарга? Хәзер түләү мәсьәләләре дә элекке кебек түгел. Элек бит калын гына проза китап чыгарган язучы шуның акчасына ике-өч ел яши иде. Ә шагыйрь юкарак китап чыгарган өчен ул вакытта зур акча ала иде.

Ә хәзер бер кем дә тыймый, бер кем сорамый да. Теләсәң, сөйлисең. Яшь буын шагыйрьләр дә үсеп чыкты. Кыю фикер әйтә башладылар. Миңа кызык, Әхмәт Рәшитов үзен бу рәттә ничек итеп хис итә? Сез шигърияткә ничек килдегез?

Әхмәт Рәшитов. Чыннан да, 1960нчы еллар уртасында безнең әдәбиятта ниндидер иркенлек, саф сулыш тыела башлады. Шушы чорда мин санап үткән бик күп шагыйрьләр дә күтәрелеп чыкты. Алар зур әсәрләр иҗат иткән, зур тиражлар белән аларны бастырып чыкканнар. Укучылар тарафыннан да алар танылды.

Безнең әдәбият өчен фаҗигале бер нәрсә бар. Соңгы елларда безнең җитәкчеләр ничектер әдәбиятка, шигриятка, гомумән сәнгатькә игътибар бирми башладылар шикелле. Шуңа күрә аларның әдәбиятка тартылуы башкачарак. Шуның нәтиҗәсе буларак шигърияткә дә халык күп килми.

Газет-журналларның да тиражлары бик кечкенә. Мин "Казан утлары”ның йөз меңнән артык тиражлы булган чагын хәтерлим. Бүген ул биш мең тираж белән чыга. Мин моны ил күләмендә булган идеологик фаҗига дип санар идем. Күрәсең, тора-бара барысы да рәтләнер.

Римзил Вәли. Ә бәлки рәтләнмәс.

Әхмәт Рәшитов. Анысы да бар. Ләкин шагыйрь булгансың икән, халык күңелендә булган фикерләрне җиткерергә кирәк. Мин хәзер аерым газетада да, журналда да, радиода да эшләмим, шуңа күрә күпмедер дәрәҗәдә азат. Үз фикерләремне 75 яшь тулган чагымда әйтеп калырга телим. Шул турыда шигырьләр дә язам.

Римзил Вәли. Исхакый исемендәге әдәби бүләк лауреаты, гомерен радиога багышлаган Әхмәт Рәшитов бу шигырьләрне үзенең 75 яше тулганда 2010 елның ахырында һәм 2011 елның башында иҗат иткән. Әхмәт әфәнде, милләтебез яшәсен, шигърият яшәсен. Бу шигырьләр замандашларга барып җитсен иде.

* * *

Таралганбыз шул...


1557 елда Казанда нибары
7000 кеше яшәгән.
(Тарихи хроникадан)
1912 елның 1 январенда
Казанда 182277 кеше яшәгән,
Шуларның 148277се рус,
30781е татар булган.
(“Аң” журналының 1912нче
елгы саныннан)

Мин – татар. Элек милләтем
Ничекләр аталгандыр –
Анысын белмим. Асылда
Бер бары татарлардыр.

Ничекләр атамасыннар,
Бу исем түгел хәтәр –
Ассалар да, киссәләр дә,
Милләтем... фәкать татар.

Кичкәндә тарих юлларын,
Насыйбын Ходай язган;
Иделгә терәк булсын дип
Калыккан шәһри Казан.
Булдык ал да, булдык гөл дә –
Тарих нигә азсына,
Таралганбыз Җир шарының
Хәтта биш кыйтгасына.

Татарстан диләр дә бит,
Ул - бит илнең җире генә,
Республикада татарның
Тик өчтән бере генә.

Тарих ул, фән саналса да,
Санламыйм хаклык хисен –
Кирәкми безгә ӨЧЕНЧЕ
БАШКАЛА дигән исем.

БАШ кала чагы бар иде –
КӨчле һәм горур иде,
Тик тупас көчләр каршында
Җиңелеп башын иде.

Халкымның уйлап язмышын,
Сызлана һаман күңел –
Өченче башкала даны
Безгә, юк – кирәк түгел.

Алмаштылар


Түбәтәйне, кәләпүшне
Кияргә сөя идек;
Фасон өчен аны шулай
Янтайтып кия идек.

Без ул чакта чын мөселман,
Мөселманча исемнәр.
Фуражка, кепка дигәнен
Керәшеннәр кисеннәр.

Ике дин иде авылда –
Кунакка йөрешмәде,
Аерым үтте туйлар да –
Киленнәр бирешмәде.

Үтте еллар – ят диндәге
Авылдашлар аңлады –
Керәшеннәр диеп кенә
Өстен чыга алмады.

Карамый поплар сүзенә,
Хөкемнең кыйммәтенә,
Кайтты элекке Иваннар
Мөхәммәт өммәтенә.

... Тик хәзер мәнфәгать:
Чыгып кибет артына,
Күккә чөеп берсен берсе
Сындыра да яртыны,
Түбәтәйне шул кепкага
Алмашып, рәхмәт әйтеп,
Оныклары алпан-тилпән
Өенә китә кайтып.

Заманалар үзгәрә шул –
Язмадым болай, юри;
Түбәтәй һәм кепка бүген
Бер максат белән йөри.

Мең газап күргән милләтне
Аклап дөнья күгендә
Тарихын, җырын, биюен
Кайтардылар бүгенгә.

Ни булды соң бу тормышка,
Санга сукмый елларын,
Ник ала җансыз дөньяга
Татарның асылларын.

Нишләп алай соң әле, дип,
Уйланып ятам бүген;
Җәй буе яңгыр яумады...
Үсмәде чәчкән иген.

Былтыргы кебек түгелдер
Быелгы кайгыларым –
Җан елый, искә төшереп,
Баштан кичереп барын.

Үпкәләмәсен башкалар –
Алар бик якын да бит;
Тик бу өчәү юк чагында
Йөрәгем ялкында бит.

Киттеләр теге дөньяга –
Мәңгелек кочагына.
Түгелде моң, сүнде утлар
Яшәеш учагында.

Декабрь төне

Керфек какмый уйлап ятам –
Үтәрме төн, атармы таң?!
Чыкса кояш, чыңласа чаң,
Тынгы табар микән бу җан?!

Озын шул төн. Шундый озын –
Иркәли ай – Зөһрә кызын;
Йокым качкан, ачык күзем –
Көн туганчы ничек түзим?!

Җавабым юк – сорау җиңел –
Ник бу дөнья камил түгел?
Гап-гади шул сорауга да
Төгәл җавап тапмый күңел.

Миллионлаган еллар үткән –
Камил булыр идек күптән.
Үткәндәге ялгышларны
Кабатламый торсак бүтән.

Төн вә таңнар кичә-кичә
Үткән гомер – әллә ничә;
Асыл шул ук – үзгәрешсез –
Дөнья һаман элеккечә.

Хакыйкать хакына

Дөньяның дүрт кыйтгасыннан
Искәндә төрле җилләр,
Бер кызарды, бер бүзарды
Элекке тагу илләр.

Хакыйкать дигән хакыйкать
Кемнәргә генә азык?!
Илләрнең хәлен алай да,
Болай да була язып.

СССР игән мәмләкәт
Россия булып калып,
Җир йөзендә яшәмәкче
Гадел ил исеме алып.

Алга да карап ала ул,
Артка да карап куя;
Артта - усал диктатура,
Ә алда -... демократия.

Ул артта түгел шикелле,
Алга да чыкмый кебек,
Демократик ил – без, дип ул,
Дәгъвалап чәйни күбек

Кем белгән анда ни барын –
Ни көтә безнең илне,
Исәрме кайчан булса да
Саф рухлы заман җиле?!

Гомерлек моң булып


Татар халкының онытылмас
балалары – тарихчы Миркасыйм
Госманов,.җырчы Фәридә
Кудашева һәм балерина Галия
Измайлова истәлегенә.

Әлләни булды дөньяга –
Күңелне сагыш баса;
Күреп тә күреп туймаслык
Шәхесләр иде ласа!

Ни булды бу яшәеншкә,
Санга суйймый елларын,
Ник ала җансыз дөньяга
Татарның асылларын.

Ник башка еллар шикелле
Рәнҗетми – нитми генә
Китереп салмый аларны
Мәңгелек түшәгенә.

И моңлы апа – Фәридә
(Андыйлар сирәк туа),
Кытайдан кайткан Миркасыйсм,
Үзбәктән – Измайлова.

Фәридә апа, ничә ел
Моңнары белән тартып,
Күңелне йөрде иркәләп,
Ярты гасырдан артык.

Ташкентка баргач, күрергә
Миңа да бәхет тиде –
Равельның “Болеро”сында
Галия Кармен иде.

Мәгарә сыман бүлмәдә
Фикердәшем Миркасыйм
Татар тарихын өйрәнде,
Укып гарәп имлясын.

Гасырлар буе яшә дә,
Көндәшләр булмыймыни?!
Кайчакта дус яшәсәк тә,
Бер этлек килмимени?!

Шуңадыр шул – Европа да
Һәм Азия ягы да
Кылычын тоткан үткенләп,
Татар көчле чагында.

Шуңа гына тарихларда
Исеме аның хәтәр.
Кимсенмим... Татар улы мин,
Милләтем минем – татар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG