Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 20:35

Мәскәү үзенең шикле сәясәтен һәм ил эчендәге җитешсезлекләрен каплар өчен "американнар урысларны яратмый" дигән карачкыны куллана һәм көне-төне үз халкының миен юа.

Әле күптән түгел генә Skype аша элекке укытучым белән сөйләшеп алган идем. Ул мине бер соравы белән тәмам аптырашта калдырды: "Америка безне шул хәтле нәфрәт итәрлек без, Русия халкы, аңа нәрсә генә эшләдек икән?" дигән сорау иде бу.

Гадәттә мондый сорауны кайбер американнар үзләренә карата куя - янәсе, нигә бар дөнья, шул исәптән урыслар да, аларны шул хәтле нәфрәт итә икән, дип. Кайбер дим, чөнки зур күпчелек өчен урысларның алар турында ни уйлавы, гомумән, Русиядәге хәлләр сукыр бер тиенгә дә кирәк түгел, алар аңа битараф.

Чыннан да, кызык бит - телефон, радио, телевидение, компьютерлар, төрле iPhone һәм iPod-лар, заманча очкычлар, дөньякүләм навигация, иң яңа машиналар кебек цивилизация җимешләре бүгенге Русиягә нигездә нәкъ менә Америкадан килүгә карамастан, урысларның зур өлеше (һәм ни гаҗәп, шактый гына татар да) Кушма Штатларны кан дошманы итеп күрә.

Бу нәфрәт нәрсәгә нигезләнә соң? Аптырагач, мин элекке укытучымнан шуны сорадым: "Шушы гаепләүләрегезгә һичюгы ике дәлил китерегез әле!", минәйтәм.

"Республиканнар АКШны элеккеге ракета калканы турындагы килешүдән ваз кичәргә өнди", ди укытучым. Ләкин гафу итегез, Кушма Штатлар - демократик ил, һәм оппозициянең нинди дә булса килешүдән баш тартырга өндәве әле аңардан чыннан да ваз кичүне аңлатмый. Демократик илдә һәр нәрсә турында ачык дискуссия, бәхәс бара, чөнки шуның нигезендә генә кулай бер карарга килергә мөмкин. Әгәр дә Русиядә алай түгел икән - димәк бу Русиянең җитешсезлеге, Американыкы түгел.

Ярый хуш, шуннан соң мондый сорау килде - "Ни өчен Русияне инде менә 15 ел Дөнья Сәүдә Оешмасына (WTO) алмый интектерәләр һәм бар дөнья алдында мыскыллыйлар?" Нишлисең бит - әлеге оешма үз сафларына яңа әгъзаларны консенсус нигезендә генә кабул итә, ягъни кандидат илгә фатиханы бар элекке әгъзалар бирергә тиеш. Ә алар анда 100дән артык.

Һәм әгәр дә инде Русия Грузия кебек мөстәкыйль бер дәүләт чикләрен бозып, аның ике төбәген "йолкып" ала икән, грузиннарга бу һич кенә ошамыйдыр дияргә була һәм нәтиҗәдә алар WTO-да Русия кебек агрессорны күрергә бер дә теләми.

Ә нигә әле грузиннар моңа фатихасын бирергә тиеш? Русия үзе ни дәрәҗәдә үч саклаучы булуын бик яхшы күрсәтте бит - алды да урыслар кырылып эчкән грузин шәрабләрен үзендә сатуны тыйды. Шуннан соң "Нигә Тифлис Русиягә киртәләр кора?" дип лаф ору урынлы микән?

АКШка килгәндә, Обама хакимияте Русияне Дөнья Сәүдә Оешмасына алырга тели, әмма ул бу мәсьәләдә грузиннарга басым ясый алмый. Сәбәбе бик гади - ул очракта оппозициядәге республиканнар Обаманы пыр туздырачак. Аңа, Обамага, Русия күңелен күрим дип моңа бару кирәкме? Кирәкми, бу аның өчен вак нәрсә.

Мәскәү боларның барысын да аңлый, ләкин гаепне җиңел генә үзеннән аудару өчен "американнар урысларны яратмый" дип көне-төне үз халкының миен юа.

Иманым камил - минем элекке укытучым да нәкъ менә шул пропаганда корбаны.

Сүз уңаеннан шуны дә искәртү урынлы булыр: Русияне кайчан да булса Дөнья Сәүдә Оешмасына алсалар да, аның үзенә бер дә җиңел булмаячак. Нигә диярсез. Чөнки, ул үз кануннарын җиренә җиткереп үтәргә күнекмәгән. Алар бар, матур итеп язылган, әмма үтәлми. Үз канунын үтәмәгән ил ничек итеп халыкара килешү таләпләрен үтәр икән? Ә Дөнья Сәүдә Оешмасы (WTO) таләпләрен үтәмәгән өчен бик кырыс җәзалар каралган.

Өстәвенә, WTO әгъзасы буларак Русиягә эчке базарын башка ил малларына ачарга туры киләчәк. Нәтиҗәдә икътисади ярыш шартларында илнең бар индустриясе төпкә китәчәк. Авыл хуҗалыгы турында инде әйтеп тә торасы юк.

Әлеге дә баягы шул нефть белән газ гына сатасы кала инде.

Вил Мирзаянов

галим, Милли Мәҗлес активисты,
Принстон (АКШ)

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG