Accessibility links

Кайнар хәбәр

Майлар җиткәндә хәсрәтләр яңара


Ярулла аганың фронттан җибәрелгән хаты
Ярулла аганың фронттан җибәрелгән хаты

Самарда яшәүче Фәнүзә ханымның II Бөтендөнья сугышында мәңгелеккә ятып калган туганнары бар. Шуларның берсе – Ярулла ага. Аның фронттан язган хатларының кайберләре белән "Азатлык" укучылары да таныша ала.


Май ае якынлашу белән, халыкта каршылыклы хисләр туа. Күпчелеге бакчаларга барып җир казу, яшелчә утырту турында хыялланса, халыкның бер өлеше сугыш хатирәләрен, сугышта катнашканнарны, яу кырында һәлак булганнарны искә ала. Бу сугышның үзе турында да һаман яңадан-яңа мәгълүматлар чыгып тора, элек ак саналганы бер дә алай булмаганы ачыклана.

Самарда яшәүче Фәнүзә ханымның II Бөтендөнья сугышында мәңгелеккә ятып калган туганы Ярулла аганың хатлары тарихи ядкарь булып безгә килеп җитте, алар Татарстанның Норлат районына кергән Чулпан авылына җибәрелгән заманында.

Менә шул хатларның берсе:

“Сагынычлы хат башы, языгыз әткәй каршы. Исәнмесез яндай кадерле булган әти һәм әни! Сезнең тарафларга без ки кызыл армия сафында хезмәт итүче газиз улыгыз Ярулладан бик сагынып һәм саргаеп, бер күреп, нурлы йөзегезгә карап, бер генә сүз әйтергә дә тилмереп, читлектәге кош кебек йөрүче углыгыздан ялкынлы сәламнарымны багышлап каламын.

Янә Фәрзәнә апа белән Фәнүзә сеңелгә, Хөснулла белән Әхмәт братка, Минниәсма белән Миңсылу сеңелемә шулай ук сагынып, саргаеп, бик яратып, ялкынлы сәламнарымны озатып каламын. Бабайларга, калган барча нәсел ыруга, тирә күршеләргә, картларга, мине сораганнарга миннән күп сәлам диярсез. Сәлам соңында үзем әлегә исән-сау, Аллага шөкер. Шулай ук сезнең дә сау-сәламәт яшәвегезне теләп каламын.

Үзегез нишләп торасыз соң. Ашау ягына артык аптырамыйсызмы? Үзегезнең исәнлегегез бармы, әти-әни? Оланнар исәннәрме, бәрәңге чәчә аласызмы, терлекләрне асрап чыгара алдыгызмы. Хөснулланы ФЗОга алмадылармы? Гилфак абый өйдәме, бабайлар исәннәрме? Сездән бер хат та алганым юк декабрьдән бирле. Хат ешрак салыгыз, берәрсе булса да килеп чыкмасмы, ату мин бик борчылам сезнең хакта. Колхозда эшләр ничек бара?

Минем өчен артык көймәгез. Тамак тук, Аллага шөкер. Раныларымның бер дә зарары юк. Хәзер “все в порядке”. Яхшы, хуш сау булыгыз. Тиз көннәрдә бергә яшәүне теләп Яруллагыз, декабрь, 1942. Полевая почта 01807”.
Һәр хатта – әти-әни, әби-бабай, туганнар һәм авылдашлар белән кызыксыну, гаҗәеп туган җанлылык, өмет.

Ә менә 1943 елдагылар инде русча гына язылган. Барлык хатлар да хәрби цензура аша узган бит, күрәсең, берәр күрсәтмә булгандыр. Русча хатлар коры. Татар рухын урысча биреп булмый шул.

“Добрый день.15.3.43.

Здравствуйте, дорогие родители. Шлю Вам горячие красноармейские приветы. И также привет всем родным безисключительно. После того вам сообщаю о том, что жив и здоров. И вам желаю того же. Обо мне не беспокойтесь. Живу пока хорошо и спокойно, но давно уже не получаю от вас писем. Пишите мне обо всем, как живете сами, все ли живы. Какие новости есть в деревне. Кто приехал из молодых. Но пока до свидания, целую вас. Ваш сын Ярулла”.
Үзәкләрне өзгеч кеше язмышлары. Сугышлардан соң 65 ел узуга Мәскәү кирмәнендәгеләрнең каһарманнар арасыннан урыстан башканы искә алмаячагы Яруллаларның башларына да килмәгәндер...
XS
SM
MD
LG