Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бөредә беренче каршылык чарасы


15 апрель Бөредә каршылык чарасы узды. Аны Башкортстан татар иҗтимагый үзәге Бөре бүлекчәсе белән берлектә оештырды. Пикетта дистәдән артык кеше катнашты.

Пикетта Уфадан баручылар кулында җанисәпкә кагылышлы: “Статистика идарәсенең үткән җанисәп нәтиҗәләре элеккесе чамасы булачак дип белдерүе — фальсификация”, “Татарлар — республиканың төп халкы. Милли мәсъәләдә без тигез хокуклар таләп итәбез”, “Рөстәм Хәмитов! Без башкорт түгел, без татар!” кебек шигарәләрне күрергә була иде.

Бөрелеләр исә милиция, прокуратураның гадел булуын таләп итте. Чараны оештыручыларның берсе — Башкортстан татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов кайбер күзәтүләре белән бүлеште:

“Без Уфадан дүрт кеше бардык. Шигарәләребез гомумтатар проблемалары турында иде. Алардан җиде-сигез кеше катнашты. Бу Бөредәге беренче каршылык чарасы булгангамы, халык безгә бик сәерсенеп карады. Шулай да, теләктәшлек белдереп тордылар.

Хакимият кешеләре дә чыгып, бер кырыйда карап, күзәтеп киткәләде. Милиция кысылмый гына тәртип сагында торды. Киләчәктә дә без милләттәшләребез яшәгән районнарны каршылык чаралары үткәрергә, милли мәнфәгатьләр өчен көрәшергә өйрәтәчәкбез”, диде ул.
XS
SM
MD
LG