Accessibility links

Кайнар хәбәр

Корылтай тәмам. Тарткалаш дәвам итә


Яшерен тавыш бирү
Яшерен тавыш бирү

Башкортстан Язучыларының унбишенче корылтае булып узды. Анда Язучылар берлегендә әгъза булып торган 223 язучының 180е катнашты.

Чараның беренче көнендә хисап, ревизион комиссия чыгышлары тыңланды. Форум башланганда республика президенты Рөстәм Хәмитов та катнашты һәм чыгыш ясады. Ул язучылык һөнәренең югары бәяләнүен әйтте.

Бүгенге икътисади авыр чорда мәктәпләрдә әдәбият тиешле дәрәҗәдә укытылмавын билгеләде. Үзенең китапханәсе бик бай булуын, анда 2-2,5 мең китап саклануын ирештерде. Президент соңгы чорда туган теле — башкортча китапларны күбрәк укый башлавын да әйтте.

Узган президент корылтайларда язучыларга фатирлар бирү, финанслауны арттыруны ышандырса, монысының язучылар берлегенә бүленә торган еллык акчаны ике миллионга кискән булуы ачыкланды. Хәмитовның язучыларга бүләге шул булды.

Башкортстанның халык язучысы, драматург, җанисәп вакытында үзен керәшен милләтеннән дип атаучы Нәҗип Асанбай Галимҗан Ибраһимов турында өчтомлыгы өчен язучы Суфиян Поварисовка халык язучысы исемен бирүне күтәрде. “Галимҗан Ибраһимов башкорт милләтеннән”, диде.

Икенче көнне төп алыш сайлаулар булды. 16 ел рәис булган халык шагыйре Равил Бикбай үз урынына Азамат Юлдашбаевны тәкъдим итте. Бу Бикбайны яратмаучыларның ачуын кузгатты. Алар урыннардан ризасызлык белдереп утырдылар.

Тавыш бирү мондый корылтайлар тарихында беренче тапкыр яшерен булды. Язучыларга өч нәмзәт исемнәре язылган бюллетеньнәр таратылды. Алар аны тартмага салды һәм хисап төркеме нәтиҗә ясады. Азамат Юлдашбаев — 75, Наил Гаетбай — 60 һәм Фәнил Күзбәков 20 тавыш җыйган булуы ачыкланды.

“Шоңкар” журналы мөхәррире Азамат Юлдашбаевны яшьләр, урыс теллеләр һәм татарларның бер өлеше яклады. Наил Гаетбай чыгышында бик күп исемнәр бирергә, матди-социаль ярдәмнәр күрсәтергә ышандыргангамы, аны өлкән яшьтәгеләр яклады.

Корылтай тәмамланды, ләкин каршылыклар башланды гына. Наил Гаетбай тарафдарлары корылтай уздыруда канун бозулар һәм тавыш бирүдә дә мутлашулар бар дип мәхкәмәгә бирәчәкләрен ирештерделәр.
XS
SM
MD
LG