Accessibility links

Тукайны дөньяга тәрҗемәче таныта


Феликс Пантюшин (с), Венера Вәлиева, Рәмис Аймәт
Феликс Пантюшин (с), Венера Вәлиева, Рәмис Аймәт

Казанның Тукай музеенда 2011 елның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә намзәтләрнең кичәләре уза. Аның берсе тәрҗемәче, шагыйрә Венера Вәлиевага багышланган иде.


Венера Вәлиева Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә үзенең “Сборники Габдуллы Тукая” дип исемләнгән китабы белән тәкъдим ителә. Биредә Тукай шигырьләренең русча тәрҗемәләре тупланган.

Тукайны тәрҗемә итү теләге Венера Вәлиеваның Маяковский театрында, шагыйрьнең 90 еллык юбилеенда туган икән. “Нәкъ шунда мин үземнең татар булуымны аңладым”, ди ул.

“Мин “Хурланган татар кызына” шигырен тыңладым, анда мондый юл бар иде: “Словно листья желты твои щёки”.

Татар кызы турында мондый сүзләр әйтеп буламы? Өйгә кайту белән мин болай дип язып куйдым: “Как осенние листья бледна”.

Шул вакыттан бирле Тукайны тәрҗемә итә башладым, дип саныйм”.

Венера Вәлиева – Тукай иҗатын тулысынча тәрҗемә иткән беренче кеше, ди милли музейның элеккеге мөдире Люция Галиева:
“Ул студент заманыннан шигырьләр яза иде, тәрҗемәләре дә аның иртәрәк башланды. Ул Тукай, Сибгат Хәким, Хәсән Туфан, Муса Җәлилне күптәннән тәрҗемә итеп килде. Ул – Тукайны тулысынча тәрҗемә иткән беренче кеше.

Тукайның яшь вакытта язган шигырьләрен тәрҗемә иткән кеше ул. Аларның күбесе әле бер тапкыр да тәрҗемә ителмәгән иде. Аларның иске татар телендәгеләрен дә Венера җиңеп чыгып, тәрҗемә итте”.
Чарада Венера Вәлиеваның тәрҗемәләре дә яңгырады. Аларны тәрҗемәче үзе дә, шулай ук Татарстанның халык артисты, Русиянең атказанган артисты Феликс Пантюшин башкарды.

Тукайның эчке дөньясын бөтен кеше дә аңлый алмый, ди Венера Вәлиева. Әмма аңлаганнарны мәрҗәннәр көтә, ди ул. Нәкъ шул Тукай премиясе була да инде, ди шагыйрә.

Тәрҗемәче күптән түгел алман шагыйре Гете шигырьләренә тәрҗемәләре өчен Мәскәүдә язучылар берлеге тарафыннан оештырылган бәйгедә җиңеп чыгып, “Золотое перо Руси” исемендәге премия белән бүләкләнгән.

Кичәдә шулай ук филология фәннәре докторы, профессор, Венера Вәлиева китапларының рецензенты Нурмөхәммәт Хисамов, физика-математика фәннәре докторы Әхәт Ильясов, Татарстанның атказанган артисты, Казан консерваториясе профессоры Марат Әхмәтов та чыгыш ясады.
XS
SM
MD
LG