Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 23:37

Күптән түгел Омскида “Иртыш күге астында” дип исемләнгән милләтара тел һәм мәдәният фестивале булып узды. Анда төрле милләттән булган шәһәр һәм авыл-районнар мәктәпләре укучылары үз халыкларының телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм йолаларын күрсәтте.

Фестиваль Омски дәүләт педагогия университетында узды, төп оештыручылар да әлеге университетның филология факультеты хезмәткәрләре һәм студентлары иде. Катнашучылар саны 300дән артык булды.

Әйтергә кирәк, Омскида төрле дәрәҗәдәге фестивальләр һәм милләтара чаралар еш үткәрелеп тора. “Ә мәктәп укучылары белән төрле халыкларның телен һәм мәдәниятен өлкә күләмендә күрсәтү беренче мәртәбә булды”, ди фестивальгә идеологик этәргеч биргән филология факультеты деканы Елена Глотова.

Фестиваль үткәрү идеясе каян алынган?

Мондый фестиваль үткәрү идеясе аңа, көтмәгәндә, телевизион программа караган вакытта килгән. Мәскәүнең бер югары уку йортында студентларның тел һәм мәдәният фестивале үткәрүләрен күрсәтәләр ул программада. “Шунда миңа, ә нигә безгә дә шундый чара үткәрмәскә, дигән уй килде”, ди Елена ханым.

Альбина Мостафина Габдулла Тукай шигырләрен укый

Идеяне хезмәттәшләре һәм студентлар яхшы дип табалар, Өлкәнең мәгариф һәм мәдәният министрлыклары да хуплый. Дөрес, Мәскәүдә фестиваль студентлар арасында уздырылган булса, биредә аны 1-10 сыйныф укучылары арасында үткәрәләр.

Студентлар оештыру үзәгендә булдылар

Студентлар оештыру эшләренең үзәгендә була. “Бу чара безнең студентларыбызны балалар белән эшләргә, җитди һәм күләмле чаралар үткәрергә дә өйрәтә. Фестивальне мәктәп укучылары өчен оештырып, ялгышмадык”, ди Елена Глотова.

Фестиваль узган көнне педагогия университетында дәресләр үткәрелмәде, барлык аудиторияләр һәм заллар катнашучылар карамагына бирелгән иде. “Осталар шәһәре” дип исемләп, аудиторияләрне мәдәният сарае, остаханәләр, бию класслары, музей һәм кафе итеп үзгәрткән иделәр. Анда төрле халыкларның тел үзенчәлекләре, милли киемнәре, кул эшләре, җыр-биюләре, аш-сулары һәм декоратив-кулланма сәнгать эшләре белән танышырга була иде.

14нче мәктәп укучылары оештыручылары Елена Глотова һәм укытучылары Гөлсинә Ахмерова

Төрле телләрдә сөйләштеләр

“Мәдәният сарае” дип исемләнгән залда төрле халыкларның тел үзенчәлекләрен күрсәтү барды. Анда өлкәнең Большеречье, Русская Поляна, Марьяновка, Москаленко, Нижнеомски һәм башка кайбер районнарыннан, шәһәрнең төрле мәктәп, гимназияләреннән һәм милли-мәдәният үзәкләреннән катнашкан татар, казакъ, әрмән, грузин, латыш, кытай һәм башка милләт укучылары үз халыкларының әлифбалары белән таныштырдылар, шигырьләр укыдылар, җырлар җырлап күрсәттеләр, күренекле шәхесләре, язучылары турында сөйләделәр.

Бу тамашада зал да актив катнашты: төрле телләрдә тизәйткечләр кабатларга, яисә кушылып җыр җырларга да мөмкинлек булды.

Татар телен һәм мәдәниятен Большеречье районының Үләнкүл авылы мәктәп укучылары, шәһәрнең 13нче, 14нче мәктәпләр укучылары һәм педагогия университетының I курс студенткасы Эльмира Әхмәдиева тәкъдим иттеләр.

Шигърият конкурсы узды

Шул ук вакытта икенче адиториядә шигърият конкурсы барды. Катнашучылар туган телләрендә һәм рус телендә үзләренең туган телләре турында сөйләделәр, шигырьләр укыдылар. Татар теле турында 14нче мәктәп укучысы Альбина Мостафина сөйләде. Аннары ул Габдулла Тукайның “Туган тел” шигырен ике телдә укып күрсәтте.

Балалар чыгышын мәртәбәле жюри бәяләде. Жюри составында әлеге университетта эшләүче фән докторлары һәм профессорлар булды. Алар чыгыш ясаучыларның берсен дә игътибарсыз калдырмадылар, 20-дән артык номинация булдырып, һәр катнашучыга диплом, яки рәхмәт хаты бирделәр.

Конкурс тәмамланганнан соң ясаган чыгышында жюри әгъзасы - филология факультеты доценты Вадим Физиков катнашучыларга рәхмәтле булуын белдерде һәм чараның яшь буынны милли рухта тәрбияләүдә тоткан урының зур булуына басым ясады.

Кул эшләре күргәзмәсе

Милли ашлар тәкъдим ителде

Университетның практик дәресләр бүлмәсе дә бу көнне халык белән шыгрым тулган инде. Анда аш-су осталары төрле халыкларның милли ризыкларын тәкъдим иттеләр. Теләгән һәрбер кеше рус, татар, казакъ, иран, яһүт, әрмән, азәри, кытай халыклары ризыкларыннан авыз итә алды.

Төрле халыкларның кул осталары да игътибарсыз калмаган иде. Бер бүлмәдә һөнәрчеләр үзләренең кул эшләре белән таныштырса, икенчесендә өйрәнү остаханәсе булдырылган иде. Теләгән кеше тукыма тукып, чигү чигеп, балчыктан савыт ясап, бизәкләр төшереп һәм башка төрле эшләр эшләп карый алды.

Икенче бер бүлмәдә төрле халыкларның киемнәре белән танышырга, өченче бүлмәдә биюләрен өйрәнергә мөмкин иде. Актлар залында иртәдән кичкә кадәр төрле телләрдә җырлар җырланды, шигырьләр укылды, биюләр күрсәтелде.

Гомумән, бу көнне университетта бер генә дә күңелсезләнеп, аптырап йөргән кеше булмагандыр. Барысы да нинди дә булса чарага җәлеп ителде, нинди дә булса конкурста катнашты.

Чигү үрнәкләрен өйрәнү

Фестивальгә карата катнашучылар фикере

Балалар да, студентлар да, башка катнашучылар да фестивальдән канәгать калулары турында белдерделәр, оештыручылар эшен югары бәяләделәр, чараның дәвамлы булуын теләделәр.

Омскиның 14 мәктәп укытучысы Гөлсинә Әхмәрова фестивальгә укучылары белән килгән. “Балалар өчен бу чара чын мәгънәсендә бәйрәм булды. Балаларның башка халыкларга карата карашлары үзгәрде. Без төрле милләттән булсак та, барыбыз да бер төсле икәнбез, ләбаса, диделәр алар. Өйләренә кайткач та, телефон һәм интернет аша оештыручыларга рәхмәт әйтүемне сорадылар”, ди Гөлсинә ханым.

Үләнкүл авылы балалары күп төрле чараларда катнашты

Большеречье районы Үләнкүл авылының мәктәп музее мөдире Зәлифә ханым Рахмангулова да балаларының фестивальгә нык әзерләнеп килүләре, төрле номинацияләрдә катнашулары һәм чараны бәйрәм итеп кабул итүләре турында сөйләде:

"Фестивальгә барырга теләүчеләр шул кадәр күп булды, сайлап алу өчен бәйге үткәрергә туры килде. Үзен төрле яктан булдыклы күрсәтүчеләрне генә алдык. 300 чакрым араны үтеп, иртәнге сәгать 10га шәһәргә барып җитәргә кирәк иде. Төнге дүртенче яртыда юлга чыктык. Шөкер, вакытында килеп җиттек. Балалар төрле номенацияләрдә катнашты.

Барлык катнашучылар

Иң мөһиме, без Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланган блок әзерләдек. Анда балалар Тукай сүзләренә язылган җырлар җырлады, шигырьләр укыды, “Шүрәле” әкиятенә багышланган сәхнә күренеше күрсәттеләр.

"Безнең балалар өчен дә бу фестиваль чын мәгънәсендә бәйрәм булды. Элекке елларда моңа охшаш фестивальләр, конкурслар ешрак оештырыла иде. Соңгы вакытта нигәдер балалар өчен чаралар бөтенләй оештырылмый башланды. Асылда без “үз казаныбызда кайныйбыз”. Кайбер балаларның шәһәрне дә күргәне булмаган. Оештыручыларга рәхмәт, без бик яратып калдык бу бәйрәмне. Дәвамы булсын иде", диде Зәлифә ханым.

Фестиваль дәвамлы булырмы?

Фестивальдә катнашкан башкалар да оештыручыларга рәхмәтле булуларын белдерделәр, мондый чараның кабат оештырылуын сорадылар. Фестивальне оештыру комитетын җитәкләүче филология факультеты деканы Елена Глотова: “Ел саен булмаса да, фестивальне алдагы елларда да оештырырга тырышырбыз”, диде.

XS
SM
MD
LG