Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшь драматург һәм аксакал интернетчы Равил Сабыр


Равил Сабыр
Равил Сабыр

Равил Сабыр пәрәвез дөньясында инде бик күптәннән кайный икән. Театр дөньясында аны яшь драматург дип таныштырсалар, без аксакал интернетчы дип тәкъдим итик.


Равил Сабыр – танылган журналист һәм драматург. Әмма аның әле актив интернет-кулланучы икәнен күпләр белмидер. Блоггер ук булмаса да, Равил әфәнде үзен битараф калдырмаган һәр язмага үз фикерен төртеп куя. Исемен язмаганда да, кайберәүләр аны стиленнән үк таный.

Равил абый, сез интернетта инде ун еллап утырасыз. Сезне татар интернеты барлыкка килүнең шаһиты дисәң дә буладыр. Татнет элек һәм хәзер – аерма зурмы?


Интернет ул гел үзгәреп тора, шунысы белән ул кызык та. Инде барнәрсә дә уйлап табылган дип уйлыйсың – юк икән, яңа нәрсә килеп чыга. Шуңа күрә интернетның кичәгесе һәм бүгенгесе бик нык аерыла. Әйтик, элек видео карыйсы килә иде. Хәзер бу мөмкинлек бар кешедә дә бар. Тизлекләрне әйтеп тә тормыйм.

Ә татар интернетын һәм рус интернетын чагыштырып карасак? Без аларны кабатлыйбызмы?

Шулай килеп чыга инде. Бу интернетка гына кагылмый. Кабатлау мәдәнияттә дә, драматургиядә дә, башкасында да бар. Безнең татар теленнән соң икенче аралашу телебез рус теле булгач, әлбәттә, интернетта күп эшчәнлек шул телдә башкарыла. Ә бу үз чиратында кабатлауга да китерергә мөмкин. Бу табигый нәрсә.

Мәсәлән, мин карый торган сайтларның күбесе рус телендә. Никадәр кызганыч булмасын, минем бар ихтыяҗларымны канәгатьләндерә торган зур, көчле, киң колачлы татар сайты әлегә юк.

Сез – танылган драматург. Интернетта әдәби әсәрләр тиешле дәрәҗәдә куелганмы? Менә, мәсәлән, минем сезнең әсәрләрне театрда карамыйча, монитордан укыйсым килә ди. Таба аламмы мин аларны?

Мин китапханәләргә көннән-көн сирәгрәк йөри башладым. Чөнки бар да интернетта бар. Рус телле һәм чит ил әдәбиятын әйтүем. Татарда катлаулырак. Кайбер әдәби сайтлар бар, әмма анда, гадәттә, язучының биографиясе, кыскача гына мәгълүмат бирелгән. Минем әсәрләремне дә таба алмассыздыр, дип уйлыйм. Чөнки үземнем элгәнем юк.

Пьеса язу – шактый зур эш. Ул энергияне дә күп ала. Һәр эш түләнергә тиеш. Әгәр дә берәр сайт миңа “менә сиңа фәлән сум, әйдә урнаштырыйк” дигән тәкъдим белән чыкса, мин, бәлки, ризалашыр идем. Әмма андый мөрәҗәгатьләр юк. Белмим, киләчәктә, бәлки, шәхси сайтымны булдырып, үзем дә элеп куярмын. Дөньясы шундый хәзер: интернетта яшәүгә күчеп барабыз бит (көлә).

Хәзер иҗатчылар арасында блог алып бару модада. Бәлки, сайтыгызны блог формасында эшләргәдер?

Юктыр. Беренчедән, ул эш күп вакытны алыр иде. Инде блог та алып бара башласам, драматургиягә бөтенләй вакытым калмастыр. Икенчедән, минем фикерем бик күп кешегә кызыклы булыр дип уйламыйм. Андый амбицияләрем юк. Кыскасы, блоггер булырга мин әле җитешеп, пешеп җитмәдем.

Интернетта бәхәстән курыкмыйсызмы? Күп кенә бәхәсләр виртуаль янаулар, сугышларга хәтле барып җитә бит.

Юк, курыкмыйм. Әмма интернетта кем белән дә булса бәхәсләшер өчен мөһим бер шарт бар: минем фикерне хөрмәт итү шарты. Һәм мине кеше буларак хөрмәт итү. Ә бәхәс таш атуга, нигезсез гаепләүгә китә икән, сүз көрәштерүнең бер кызыгы калмый. Әгәр дә интернетта минем әсәрләремә кагылышлы конструктив тәнкыйть булса, бу миңа бик кирәк.

* * *
Равил Сабыр үзенең блог алып баруга әзер булмавын әйтте. Имеш, аның киң аудиторияне үзенә каратырлык кызыклы фикерләре юк. Бу – әлбәттә, итагатьлек саклап кына әйтелгән сүз. Чынлыкта, Равил әфәнденең язмалары бик кызык һәм үзенчәлекле. Моны 90нчы елларда "Татарстан яшьләре" газетын укучылар да, бүген татар сайтларында аралашучылар да исбатлый ала. Интернетта яшәүнең 10 еллык стажын да кушсаң, менә дигән блоггер килеп чыгар иде Равил абыйдан. Бәлки, бу әңгәмә чыккач уйлап карар...
XS
SM
MD
LG