Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кабарда-Балкарда туристларга атучылар ачыкланган


Кабарда-Балкарда февраль аенда Мәскәүдән килгән туристларны утка тотуда шикләнелүче ике кеше ачыкланган.

Бүген республика тикшерү комитеты шикләнелүчеләрнең берсе, 26 яшьлек Азамат Сижажев 14 апрельдә тәртип саклау хезмәткәрләренә каршылык күрсәткәндә үтерелгән дип белдерде. Икенче шикләнелүче, 28 яшьлек Музарин Озов әлегә табылмаган.

18 февральдә Кабарда-Балкарның Баксан районында битлек кигән ике кеше бер машинаны туктатып Мәскәүдән килгән биш туристка утлы коралдан атты. Машинадагыларның өчесе һәлак булды.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG