Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кот Д’Ивуарда яңа хакимият искесе калдыкларын тар-мар итә


Кот Д’Ивуарның иң зур шәһәре Абиджанда президент Алассан Уаттар көчләре элекке президент Лоран Гбагбо яклы кечкенә төркемнәр белән бәрелешә.

Сишәнбе Уаттар хөкүмәте премьер-министры яңа хакимият илдәге вәзгыятьне акрынлап үз кулына ала бара, иминлек арта дип белдерде һәм ил халкын нормаль тормышка кайтырга чакырды.

11 апрельдә кулга алынган элекке президент Лоран Гбагбо ун еллык хакимияте чорында кылган җинаятьләр өчен мәхкәмә каршына басачак.
XS
SM
MD
LG