Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар Медведевны Чечнядәге кеше хокукларын кайгыртырга чакыра


Медведевның хокук яклаучылар белән узган яздагы очрашуы.
Медведевның хокук яклаучылар белән узган яздагы очрашуы.
Русия хокук яклаучылары президент Дмитрий Медведевны Чечнядә кеше хокукларының саклануын тәэмин итәргә чакырды.

Мөрәҗәгатьтә хокук яклаучыларның президент белән очрашуыннан соңгы 11 айда Чечнядә вәзгыятьнең үзгәрмәве әйтелә.

Хокук яклаучылар Чечнядә тәртип саклаучыларның кешеләрне көч белән алып китүләре, азаплаулары, мәхкәмәсез үтерүләре тукталмый, җирле хакимиятләренең кеше хокукларын бозуы турындагы гаепләүләр тикшерелми диелә.

Мөрәҗәгатьне имзалаучылар арасында “Азаплауларга каршы төбәкара комитет” рәисе Игорь Каляпин, Мәскәү Һельсинка төркеме җитәкчесе Людмила Алексеева, “Мемориал” хокук яклау үзәге рәисе Олег Орлов, Human Right Watchның Русиядәге белгече Татьяна Локшина да бар.
XS
SM
MD
LG