Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 22:22

Татарстанның Спас районындагы авылларда билгесез авырудан эре терлек үлә башлаган. Экологлар үлемнәрнең сәбәбен Спас районында үткәрелүче орлыкларны нурландыру тәҗрибәсе белән бәйли.


Хайваннарның башта аяклары аксаган, аннары бөтенләй йөрмәс булганнар. Ә берничә көн эчендә җан-тәслим кылганнар икән. Авыру терлекләрне чалырга өлгергән кешеләр итнең кирәгеннән артык сусыл һәм бик канлы икәнен, гомумән ашарга яраксыз булуы хакында белдерә.

Әлеге хәбәр уңаеннан 20 апрельдә Казанда социаль-экология берлегенең Татарстан бүлеге, журналистлар белән матбугат конференциясе үткәрде.

Экологлар сүзләренчә, Татарстанның Спас районында билгесез сәбәпләр аркасында мөгезле эре терлектән соң хәзер инде дуңгыз һәм сарыклар да авырый башлаган. Алай гына да түгел кайбер хуҗалыкларның бал кортлары да күпләп үлгән.

“Терлек үлемнәренең сәбәпләре кайчан ачыкланыр?”

Шулай да рәсми органнар бу хакта берни дә әйтми. Терлекләрнең үлеме хакында бары тик журналистлардан гына белә алабыз, ди эколог Неля Биктимерова. Бер караганда безнең әлеге вакыйганы тикшерер өчен вәкаләтебез дә, мөмкинлекләребез дә юк, әмма барыбер Татарстан рәсмиләре бу хакта җәмәгатьчелекне мәгълүматлаштырырга тиеш, ди ул.

Спас түгел, республиканың икенче бер районы булса, без бу хакта аның хәтле каты чаң сукмас идек. Әмма Спас районында терлекләрнең күпләп кырылуы безне сагаерга мәҗбүр итә, ди Неля Биктимерова.

“Спаста быел да радиацияле орлык чәчелә”

Аның сүзләренчә, узган ел әлеге районда 600 гектар мәйданга гамма-нурланыш белән чистартылган орлык чәчелеп, беренче атом тәҗрибәсе уздырылган булган. Шуңа күрә бу районда терлекчелек яисә үсемлекчелек тармагында булган теләсә нинди вакыйга безне кызыксындырмый калмый, дип белдерә Биктимерова.

Моның белән беррәттән, Спас районына чагыштырмача ерак булмаган Дмитровград шәһәрендә атом реакторлары буенча фәнни тикшеренү институты булуы да билгеле. Сыек радиоактив калдыклар җир асты юллары аша Иделгә эләгергә мөмкин, бу хәл дә безне борчуга сала, дип әйтә ул.

2012дә кош-корт һәм йомыркалар да нурландырылачак

Спаста уздырылучы тәҗрибәгә кагылышлы сүзләрне, “Страна Росатом” газеты да дәлилләп тора. Газет мәгълүматларына караганда, Татарстанда 2011 елда инде икенче мәртәбә нурландырылган ашлык чәчелеп, тәҗрибә уздырылачак.

2012 елда өченче тәҗрибәгә чират җитә. Радиобиологлар нурландырган терлек азыгы Татарстан терлекчелек хуҗалыкларына таратылачак. Һәм 2012 елда тере кош-корт һәм инкубаторлардагы йомыркалар өстендә дә нурландыру тәҗрибәсе уздырылачак, дип яза “Страна Росатом” 2010 елның июль аенда чыккан 7нче санында.

Неля Биктимерова, Спас районында терлекләр үлеме турында ишеткәч, фактларны урынга барып тикшерергә тырыштык, ди. Очраклы рәвештә туктатып сорашкан авыл кешеләре арасыннан Ямбакты, Иске Рәҗәп авыллары хуҗалыкларында бозаулар үлү очраклары булуын һәркем әйтте.

"Ни сәбәптән, бу хакта беркем белми? Без дә белмибез, статистикабыз да юк. Без бары Спаста ашлыкларны нурландыру тәҗрибәсе алып барылганга күрә генә бу вакыйгаларны аңларга һәм җәмәгатьчелеккә җиткерергә телибез", ди Биктимерова.

Мал табиблары бу хакта ни уйлый?

Бу хакта фикерләрен сорап, Татарстан министрлар кабинетының баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Булат Камаловка мөрәҗәгать иттек.

Ул Спас районындагы терлек үлемнәрен, җәйнең коры килүе аркасында терлек азыгындагы витаминнарның аз булуына бәйли.

"Бүгенге көндә тикшерүче ветеринарлар Спаста терлек үлемнәре буенча тикшеренүләр алып бара. Дөрестән дә фактлар бар. Хайван булган җирдә үлемсез булмый инде ул. Әмма анда терлек үлемнәре күп түгел, бары тик хуҗалыкларда гына булган", ди ул.

"Спас районындагы терлек азыгында витаминнар бик аз"

"Елы авыр килде бит, терлек азыгының сыйфаты да, микро-макроэлементлары, витаминнары да түбән булды шуңа күрә. Бу үлемнәрдә бернинди инфекция сәбәпче түгел", ди Булат Камалов.

Аның сүзләренчә, терлекләрнең мондый үлемнәре башка елларда Спас районында күзәтелмәгән.

Камалов терлек үлемнәре башка районнарда да булгалый дисә дә, сорау юнәлткәч, быел башка районнарда терлек үлемнәре очрамады дип төзәтә.

Баш ветеринар сүзләренчә, экологларның Дмитровградтагы атом реакторы буенча фәнни тикшеренү институты эшчәнлегенә кагылышлы шикләнүләре дә урынсыз.

Чөнки моңарчы сер булып саналган әмма хәзерге көндә сер булудан чыккан мәгълүматларга караганда, республиканың үзәк ветеринария лабораториясе, җиде районда: Арча, Чистай, Спас, Норлат, Минзәлә, Әлмәт, Буа районнарында радиация фоннарын тикшереп тора. Лаборатория күрсәткечләре бер районда да нормадан артык түгел, ди ул.

"Гамма-нурланыш алган ашлык терлеккә зыян салмый"

Камалов Спас районында уздырылучы тәҗрибәдән хәбәрдар булуын һәм бу тәҗрибәгә уңай каравын бәян итә.

Кайда атом дигән сүз булса, халык шуңа шикләнеп карый. Бу тәҗрибә Росатом белән, нанотехнологияләр белән бәйле. Республика рөхсәте белән “Болгар-арыш” җирендә гамма-нурланыш тәҗрибәсе үткәрелде. Боларның бер зыяны да юк. Тәҗрибә белән уздырылган ашлыкны тикшереп карадык. Анда бернинди фон үзгәрешләре дә тапмадык. Ул ашлык терлекләргә берничек тә тәэсир итми, дип белдерә ул.

"Спаста 18 терлек авырган, 9ы үлгән"

Галимнәр гамма-нурланыш белән чистартылып үстерелгән ашлык терлекләргә тәэсир итә дип ачыклый, ә сез үз фикерегезне нәрсәгә нигезләп әйтәсез дигән сорауга Булат Камалов, һәр галимнең үз кыйбласы бар, шуңа күрә һәрберсе үз ягына таба тикшерә, мин лаборатория нәтиҗәләренә нигезләнәм, диде.

Аның сүзләрен караганда, Спас районының 4 авылында 18 терлек әлеге авыру белән авырган һәм шуларның 9ы бүгенге көндә үлгән.

Терлек үлемнәре башка районнарда күзәтелми

Камалов бу саннарның бик аз булуын әйтсә дә, терлекләрнең төгәл генә нинди авырудан үлгәнен әйтеп бетерми. Кайсысы физиологик, кайсысы дистрофия, кайсысы вакытында тиешле ярдәм күрсәтелмәгәнгә күрә үлгән дип әйтү белән генә чикләнә.

Ә иң мөһиме башка районнардагы хуҗалыкларда терлек үлемнәре күзәтелмәгән, ди Татарстанның баш мал табибы Булат Камалов.

Аның әлеге сүзләре, экологларның нәкъ менә Спас районындагы хайван үлемнәренә карата борчылуларын хаклы чыгара түгелме? Ни өчен Спас районында гына хайваннар үлә?

Камалов Спас районындагы терлекләрнең үлеменә терлек азыгында витамин җитмәүне сәбәп итеп күрсәтә, әмма бер караганда республиканың бар районында да җәй коры килде бит. Димәк, башка районнарда да терлек азыгында витамин җитмәскә тиеш иде. Моны ничек аңларга соң?

Атомга каршы көрәш оешмасы Татарстанда барган нурландыру тәҗрибәсенә каршы һәм Чернобыль авариясе булуга 25 ел тулу җәһәтеннән 23 октябрьдә сәгать 10да Петербур урамында, урам йөреше уздырачак. Шул ук көнне Казанда Гумилев бюсты янында пикет та булачак, дип белдерде экологлар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG