Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 12:44

Татарстан президенты былтыр хатынына караганда азрак акча эшләгән


Рөстәм Миңнеханов

Рөстәм Миңнеханов

Татарстан президентының рәсми интернет сәхифәсендә Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатынының керемнәре бәян ителде.

Рөстәм Миңнеханов үткән 2010 елда 7 миллион 433 мең 555 сум табыш алган. Ә аның хатыны Гөлсинә Миңнеханованың кереме күбрәк – 8 миллион 95 мең 213 сумны тәшкил иткән.

Моннан тыш, президентның Land Rover Range Rover 5.0. машинасы һәм 263,2 квадрат метр мәйданлы торак йорты бар. Ә хатынында 1776 һәм 414,89 квадрат метр мәйданы булган ике җир урыны, 110,7 һәм 263,2 квадрат метрны тәшкил иткән ике торак йорт, 174,6 квадрат метрлы фатир һәм 15,8 квадрат метрлы машина урыны барлыгы язылган.

Шулай ук президентның улында кулланыштагы 263, 2 квадрат метр мәйданлы торак йорт бар икән.

Әйтергә кирәк, Миңнехановның кереме Русия җитәкчеләреннән күбрәк булган. Мисал өчен Русия президенты Дмитрий Медведевның кереме 2010 елда 3 миллион 300 мең сум, Владимир Путинның - биш миллион сум булган.

Аннан алда, ягъни 2009 елны Миңнехановның да кереме шул тирә иде. “Бизнес Оnline” язуынча, ул 4,5 миллион сумны тәшкил иткән. Шулай итеп соңгы елны Татарстан президентының кереме ике тапкырга диярлек арткан. Ләкин бу башка төбәк җитәкчеләре белән чагыштырганда әлләни күп түгел. Мисал өчен Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитовның узган елгы кереме 11 миллион сум булган.

Миңнехановның үз кереме артса да, хатыныныкы шул тирә калган. Luciano Beauty Studio матурлык салоны җитәкчесе булган Гөлсинә ханымның 2009 елны да кереме 8,1 миллион сум иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG