Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Ренат Хариска багышланган конференция үтте


Конференция материаллары җыентыгы
Конференция материаллары җыентыгы

Бүген Казанның Татар дәүләт һуманитар-педагогик университетта “Ренат Харис һәм Татар шигърияте” дип исемләнгән Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясе узды. Чара шагыйрьнең 70 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылган иде.


Конференция башында шагыйрьнең 60 еллык юбилее уңаеннан уздырылган тантаналардан күренешләр күрсәтелде. Бирегә галимнәр, язучылар, студентлар килгән иде. Чара барышында шагыйрьгә котлау сүзләре әйтелде, аның иҗатына кагылышлы докладлар укылды.

Конференциянең Казан һуманитар-педагогик университетында узуының сәбәбе дә – шагыйрь Ренат Харисның шушы уку йортының шәкерте булуы. Шагыйрь Луначарский исемендәге Буа урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1959 елда Казан педагогика институтының филология факультетына укырга керә.

Әдәбиятка мәхәббәте исә мәктәп елларында уяна. Шигырьләрне ул студент елларында яза башлый. 1968 елда аның “Җир һәм кеше” дип исемләнгән китабы “Беренче карлыгачлар” сериясендә дөнья күрә.

Бүгенгә кадәр Ренат Харис 40лап поэма, дистәгә якын шигъри цикл, йөзләрчә җыр, романслар иҗат итә, композитор Мирсәет Яруллин белән берлектә "Кеше" ораториясен яза, милли сәнгатьтә бу жанрга нигез сала.
Ренат Харис

Аның поэмалары нигезендә “Идегәй”, “Шагыйрь мәхәббәте” опералары языла, сценарийларына телефильмнар эшләнә.

Үз вакытында Сибгат Хәким аның турында: “Мин яшь шагыйрьнең фикерләвен, шигырьдә эзләнүләрен Дәрдемәндчә – үзенчә дияр идем”, дигән була.

Ренат Харис иҗатына Дәрдемәнд тирән тәэсир ясады, ди галим Тәлгать Галиуллин. 1968 елда ул Дәрдемәнд шигъриятенең мотив-символларына, шигъри ачышларына таянып, “Дәрдемәндкә нәзыйрә” исемле 14 шигырьне эченә алган цикл иҗат итә.

Дәрдемәндтән шигъри осталык дәресләре алса да, Ренат Харис шул чорда ук үзе өчен икенче әхлакый, мәгънәви сыену үзәге итеп, Коръән китабын таба, ди Тәлгать Галиуллин.

“Фикерләү рәвеше буенча ул Дәрдемәнд, яшь Туфан, Ә.Фәйзи, Ә.Давыдов, Ш. Анак кебек остазларына якынрак тора, әмма аңа Тукайның гражданлык позициясе, иҗтимагый-фәлсәфи эзләнүләре, тел байлыгы, ирониясе якын.
Тукайдан алган “Китмибез без, безгә анда...” эпиграфы белән башланып киткән “Китмибез!” шигыре – шуның ачык үрнәге.

Мәгълүм булганча, Тукайның шул ук исемдәге шигыре 1907 елда кайбер татар милләтчеләре һәм Дума депутатлары арасында “татарларны Төркиягә күчерергә кирәк” дигән мәкергә җавап рәвешендә язылган. Менә шул ук фикерләрне, туган җирне ярату, туган җирдә яшәү идеясен дә Ренат Харис дәвам иттерә”.
Ренат Харис халыкка шагыйрь, тәнкыйтьче, җәмәгать эшлеклесе, рәссам буларак таныш. 1997 елда ул ул Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты була, 2004 елда Татарстан республикасының халык шагыйре исемен ала, ә 2005 елда Ренат Харис Русия Федерациясенең Дәүләт премиясе иясе була.

Конференциядә шулай ук галим Фоат Галимуллин, Татар дәүләт һуманитар-педагогик университеты ректоры Рәдиф Җамалетдинов, Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары Вакыйф Нуриев, Татар энциклопедия институты мөдиренең урынбасары Гомәр Сабирҗанов та чыгыш ясады.

Конференция докладлары исә шагыйрьнең юбилее уңаеннан басылган “Ренат Харис һәм татар шигърияте” дип исемләнгән җыентыкта тупланган.
XS
SM
MD
LG