Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә гадәттән тыш вәзгыять тәртибе бетерелә


Сүрия дәүләт телевидениесе президент Бәшәр әл-Әссад илдәге гадәттән тыш вәзгыять тәртибен бетерү, дәүләт иминлек мәхкәмәләрен тарату, халыкка тыныч протест чаралары үткәрүне рөхсәт итү турында карар чыгарды дип белдерә.

Аңа кадәр хөкүмәт тә 48 ел элек кертелгән гадәттән тыш вәзгыять тәртибен бетерү кирәклеге турында карар иткән иде.

Илдә бер айдан артык дәвам иткән протест чараларының төп таләпләреннән берсе гадәттән тыш вәзгыять тәртибен бетерү.

Кеше хокукларын яклаучылар бу протест чараларында 200-дән артык кешенең һәлак булганлыгыны әйтә.
XS
SM
MD
LG