Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 13:22

Илдәге сәяси системаны, ә аннары халыкның яман гадәтләрен үзгәртми торып ришвәтне дә, кануннарга төкереп карауны да бетереп булмый, ди белгечләр.

Русия Дәүләт думасы соңгы укылышта ришвәтчелек өчен җәзаны кырыслату канунын кабул иткән көннәрдә Татарстанда да бер документ пәйдә булды. Президент Миңнеханов махсус кодекс имзалады. Ул республикада дәүләт хезмәтендә булган түрәләр өчен үзенә күрә бер әдәп кагыйдәләре җыелмасы булып тора.

Рәсмиләр әлеге кодекс ришвәтнең тамырын корытуга китерер дип ышандыра. Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Юрий Багров әлеге документ хакында үз фикерен белдерергә өлгерде инде. Кодексның Татарстан өчен әллә ни яңалык алып килмәвенә ымлап, “Российская газета”га ул: “Республикада дәүләт хезмәтендәгеләрнең ришвәт алуына каршы көрәшкә зур игътибар бирелә”, диде.

Министр урынбасары фикеренчә, республикадагы хәлләр тәртиптә булырга тиеш.

Тәртипсезлек урамга чыгуга күренә

Марат Бикмуллин
“Мәгълүмат челтәре” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять башлыгы Марат Бикмуллин, бу көрәшнең нәтиҗәсез булуы өйдән урамга чыгуга ук күренеп тора, ди. Бикмуллин 1999 елдан 2010 елга кадәр Казан шәһәре думасы депутаты була. Шул гомер эчендә идарәдә иң хәйләкәр һәм пычрак ысуллар кулланылуын күп күрергә туры килүен әйтә.

“Бөтен җирдә тәртипсезлек. Бездә хәзер яз, бөтен җирдә пычрак һәм тузан котыра. Бу хәл тыштан ук дәүләтнең нинди икәнлеген күрсәтеп тора. Русия әлегә бик көчсез ил. Кануннар монда үтәлми. Урамга чыгуга ук ул кануннарның үтәлмәве, бөтенесенең аңа төкереп караганы күзгә бәрелеп тора. Шәһәрне тәртиптә тота торган күрсәтмәләр бар. Әмма беркем дә аларны үтәми. Беркем дә бу эштәгеләрне җаваплылыкка тарттырмаячак. Бөтен җирдә үз кешеләре, ягъни крышалары бар”, ди Бикмуллин.

Карга күзен карга чукымый

Искәндәр Сираҗи
Миңнеханов кабул иткән документта кода-кодачалык, әшнәлек турында ачыктан-ачык әйтелмәсә дә, дәүләт хезмәтендәгеләрнең әти-әниләре, хатыны, ире, балалары, бертуганнары турыдан-туры аның контролендә булган урында эшли алмый диелгән.

Журналист Искәндәр Сираҗи Татарстанда кода-кодагыйлык, төрле кланнар, туган-тумачалык җепләренең хәйран тирәнгә киткән булуын әйтә.

“Карап торам да, Татарстан президенты үзенең энеләренә тияргә җыенмыйдыр бит. Яхшы гына эшләп торалар бит әле. Бу кагыйдәләрне укыгач бик күп сораулар туа һәм бу ришвәткә каршы көрәшү дә шактый мәзәк тоела.

Минемчә, аны көрәшәбез дип кычкырып йөрергә түгел. Ә көрәшне реаль утыртулардан башларга кирәк. Бүген прокурор да, президентлар да, бөтен кеше белә - түрәләр арасында тотып алып утыртырлардай бар. Бөтен милекләрен дәүләткә тартып алып утыртсалар, шул вакытта көрәш барын күрербез. Ә бүген мин көрәш күрмим”, ди Сираҗи.

Үзләрен хан итеп тоючылар да бар

Илфак Шиһапов
Халыкның Татарстан кечкенә генә ханлыклардан тора дип сөйләгәнен еш ишетергә туры килә. Кайберәүләр район башлыкларын "хәзерге заман алпавытлары" дип атый.

Миңнеханов имзалаган кодекста түрәләргә халык белән аралашканда тәкәбберлек, тупас сүзләр сөйләү, хәтта тәмәке тарту да тыелган. Журналист Илфакъ Шиһапов кайбер район башлыкларының гади кешеләрдән бик ерак торуын әйтә. Күпләр халык белән аралашуны кирәк санамый да.

“Үзләрен хан итеп сизгәннәр халыктан бик ерак тора. Бу кодексны кабул итеп кенә тормыш үзгәрмәс. Әгәр президент өстәл сугып үз шәһәрегезне, район үзәгегезне җәяү әйләнегез, халык белән аралашыгыз, эшегезгә җәяү барыгыз дип әйтсә, бәлки хәлләр әзрәк үзгәрер иде. Аларның бит күбесе тормышны күрми дә”, Шиһапов.

Ул өстәгеләр ни генә кыланмасын, яшертен ниләр генә эшләмәсен, безнең капчыта ятмавын, барыбер гади халыкның барсын да белеп торуын әйтә.

“Күпме генә яшерергә тырышмасыннар яхшы адымын да, начар адымын да халык белеп тора. Акчасының күпме икәнен, ничә йорты, күпме машинасы,ничә сөяркәсе һәм нинди бизнесы бар икәнен дә”, ди Шиһапов.

Президент сайлау якынлаша


Яңа елдан соң Русия җитәкчелеге ришвәт һәм аңа каршы көрәш турында сөйләүне янә куертып җибәрде. Яңа документлар да пәйдә була.

“Ришвәтнең күләменә карап җәзаны арттыру мәсьәләсе – бу иң көлке әйбер. Ришвәтнең күләмен билгеләү дигән сүз. Ришвәт бит бөтенләй булмаска тиеш. Бу бит ришвәткә прейскурант кую кебек. Русия ришвәтсез яши алмый һәм беркайчан да яшәмәгән. Аңа каршы көрәш көчәеп китә икән, димәк, бу хәл сайлау якынлаша дигәнне аңлата”, ди Сираҗи.

2012 елда Русиядә президент сайлау көтелә. Нинди генә кануннар, документлар кабул ителмәсен ришвәт кимеми. Гадәттә, сайлау узгач барсы да үз хәленә кайта.

“Болар барсы да сәяси мохитнең чирле булуына дәлил. Русиядәге төрле фиркаләр арасында гадел ярыш, бизнеста кануный көндәшлек булганда гына мохит сәламәт була. Бүгенге монополияләр бары тик чиргә генә китерә”, ди Бикмуллин.

XS
SM
MD
LG