Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин халык санын арттыруга керешә


Владимир Путин Русиядә бала тудыруны арттыру өчен миллионнарча доллар акча бүләргә вәгъдә итә. Бу юл белән ул илдә нык кискенләшкән демография мәсьәләсен хәл итмәкче.

Демография мәсьәләләре Русия премьер-министры Владимир Путинның яраткан темасына әйләнде кебек. Чөнки ул әледән-әле бу проблемага әйләнеп кайта. Русия Дәүләт Думасы депутатлары алдында хөкүмәтнең узган елгы эшчәнлеге турында хисап тотканда да ул балалар тумышын арттыруга бәйле шактый кызыктырырлык сүзләр сөйләде.

Күрәсең, Русия җитәкчеләре инде җанисәпнең чын нәтиҗәләрен белә, һәм бу премьерны демогарфиягә икенче күзлектән карарга этәргәндер. Путин туучы балалар санын арттыру өчен ул 2015 елга кадәр 1,5 триллион сум тотылачагын әйтте. Бу биш ел дигәндә балалр тумышын 25-30%ка арттырырга тиеш икән.

Әлбәттә, бу шапырынулар киләсе елда узачак президент сайлавына да бәйләнгән була ала. Чөнки Путинның бу чыгышы нәкъ сайлау алды програмына ошаган иде.

Ул үзе дә кабат президент итеп сайлану мөмкинлеген кире какмады.

Дмитрий Медведев президент булгач та, киләсе сайлауда Путинның кабат Кремльгә кайтып утырырга мөмкинлегенә беркем шикләнмәде. Пәнҗешәмбе көнге чыгыштан соң моңа инанучылар тагын да артты.

Уртача гомер озынлыгын 71 яшькәчә җиткермәкчеләр

Хәзерге президент Дмитрий Медведевтан аермалы буларак Путин үзен шактый кырыс холыклы сәясәтче буларак тәкъдим итә. Хисап чыгышында да ул тиз либеральләшүгә караганда сәяси тотрыклыкның мөһимрәк булуын әйтте.

Путин фикеренчә, бүген һич кенә дә көчсез булырга ярамый. Чөнки ул очракта үз кыйбласын тәкъдим итә торган өйрәтүчеләр табыла икән.

Әлбәттә инде, ил көчле булсын өчен аның халкы да бүгенге кебек миллионнар белән кими барырга тиеш түгел. Мисал өчен, 90нчы еллар уртасыннан бирле ул 6% азайган. Шуңа Путин хәзер туучы балалар санын арттыру белән беррәттән уртача гомер озынлыгын да 71 яшькә кадәр үстерүне истә тота.

Аның сүзләренчә, соңгы дүрт елда уртача гомер озынлыгы 65тән 69 яшькә кадәр арткан.

“Әмма бу барыбер аз”, диде ул.

Чынлыкта исә белгечләр Русиядәге ир кешеләрнең күпчелеге 60 яшькә дә җитмичә үлүен әйтә. Шуңа балалар күп туа кебек тыелса да, үлүчеләр аларны уздырып җибәрә.

Балалары күп булганга кредит бирмәгәннәр

Гаиләләрне бала табуга кызыксындыру өчен хөкүмәт рәисе инде яңа чаралар тәкъдим итә. Мәсәлән, өч баласы булган балаларга хөкүмәт җир бирәчәк, Моннан тыш, күп балалы гаиләләргә фатирлар һәм йортлар салырга җыена.

Әлегә кадәр исә күп балалы гаиләләр бернинди ярдәм күрмәгән дип әйтергә була. Киресенчә, Азатлык белән сөйләшкән, Казанда яшәүче дүрт бала анасы хәтта зыян да күрүен сөйли.

“Без үз көчебез белән йорт салырга булдык. Шуңа банктан кредит алмакчы идек. “Сезнең тәрбиягездә кеше күп” дип банк кредит бирмәде. Социаль яктан дәүләт тарафыннан якланырга тиешле гаиләләр шулай интегергә мәҗбүр”, ди ул.

Әлеге гаилә дүрт балага аена 1 мең 200 сум акча ала. Шулай ук тиздән социаль ипотекага ике бүлмәле фатир бирергә тиешләр. Әмма алар аның айлык акчасын түләп бара алуында шикләнә.

“Бала таптыру өчен кызыктырырлык чаралар булды булуын. Ә менә аларны тәрбияләп үстерү өчен бернинди дә ярдәм юк. Бюджет өлкәсендә эшләп аз акча алучы ата-аналар өчен аеруча да авыр”, ди балигъ булмаган дүрт бала анасы.
XS
SM
MD
LG