Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 05:43

21 апрельдә Казанда "Татарстан һәм Идел буе-Урал халыклары тарихы һәм мәдәниятендәге проблемнар" дип аталган конференция уздырылды. Чарада яңгыраган чыгышларда татар халкы тарихы, мәдәнияте төрле яклап каралды.


Чараны оештыручылардан Альберт Борһанов сүзләренчә, әлеге җыенның максаты – галимнәрне, укытучы-педагогларны, музей хезмәткәрләрен һәм җәмәгать эшлеклеләрен үзара берләштерү, Идел-Урал халыклары тарихын, мәдәниятен җәмәгатьчелеккә җиткерү.

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан, Казан педагогика көллиятендә уздырылган фәнни-гамәли җыенга биш дистәгә якын галим, шагыйрьләр, фәнни тикшеренүчеләр, укучылар катнашты.

Җыелышта Татарстан һәм Идел буе-Урал төбәге халыклары тарихы һәм мәдәнияте проблемнарына кагылышлы төрле чыгышлар яңгырады.
Конференциянең пленар утырышы

Шулар арасыннан, Татарстан районнары тарихын видеофильмнар аша өйрәнү, Габдулла Тукай һәм балалар әдәбияты, икенче бөтендөнья сугышы вакытында Идел-Урал халыкларының көндәлек тормышы, 1920-1921 елларда Татарстандагы ачлык сәбәпләре һәм нәтиҗәләре, төбәк халыкларының шәҗәрәгә карата нинди карашта торулары кебек темалар укучыларның игътибарын тагын да ныграк җәлеп итте.

Тарих фәннәре кандидаты, профессор Фәйзелхак Ислаев сүзләренчә, шәҗәрәләр темасында башкортлар күп эш башкара, татарларда исә бу эш системалы рәвештә алып барылмый.

Һәр кеше үз тарихын белергә тиеш, моны шәҗәрә аша аңлату бик файдалы нәтиҗәләр бирә, ди ул.

“Шәҗәрә өлкәсендә башкортлар әйдәп бара”

"Шәҗәрә белән кызыксыну – безнең халыкта традиция. Ул борынгыдан килә. Әлбәттә, ул башта аксөякләрдә генә булган. Аннары гади халык та аның белән кызыксына башлаган. Бу традиция совет заманында да юкка чыкмады. Галимнәр дә күп эшләр эшләде шул юнәлештә. Бигрәк тә безнең татар галимнәре арасыннан Марсель Әхмәтҗанов зур көч куйды.

Ләкин хәзер бу өлкәдә җитәрлек эш башкарыла дип әйтеп булмый. Безгә системалы эшләү җитми. Мәсәлән башкортларда министрлар кабинеты чыгарган шәҗәрә турында карар бар. Һәм ул таратылган. Димәк, хакимият моның белән шөгыльләнә.
Фәйзелхак Ислаев

Аларда бу эш системалы формада алып барыла. Һәр авылда, һәр мәктәптә шәҗәрә бәйрәмнәре оештырыла. Аннан соң башкортлар шәҗәрә белән Сабан туен берләштергән. Сабан туе алдыннан шәҗәрә бәйрәменә җыелалар. Һәм аны телевидениедән бик матур итеп күрсәтәләр. Пропагандалыйлар.

Башкортстанда шәҗәрә турында телевидениедән системалы тапшырулар да бара. Атна саен бер мәртәбә. Авыллар тарихы шәҗәрә тарихы белән бергә алып барыла. Искиткеч әйбәт эш.

Ә безнең телевидениедә, кызганыч, берни юк. Элек ичмасам "Кара-каршы" дигән тарихка кагылышлы бер тапшыру бар иде. Анысын да әллә нәрсәгә әйләндерделәр хәзер. Хәзерге "Кара-каршы"ны алып баручылар да, килгән кунаклар да сөйләшүнең нәрсә турында барганын аңламыйлар", ди Фәйзелхак Ислаев.

"Шәҗәрә аша тарихыбызны өйрәнү мәктәптән башланырга тиеш"

"Шәҗәрәнең әһәмиятен җәмәгатьчелеккә аңлату өчен, эшне мәктәптән башларга кирәк. Район җитәкчеләре дә моңа битараф булмаска тиеш.

Әйтик, һәрбер районда бәйге оештырырга була. Ел саен булмаса да, биш елга бер мәртәбә. Аннан соң районнарда гына да түгел, республика буенча системалы эш алып барырга кирәк.

Бу яктан мин мисал итеп Германияне күрсәтер идем. Анда ел саен президент җитәкчелегендә бәйге үткәрелә. Ул үзе бу бәйгегә катнаша бит, башка эше юк, диярсең. Җиңүчеләргә дә үзе диплом тапшыра. Германиянең ун төбәгеннән укучылар килә, җиңүчеләр сайлап алына, президент белән очрашалар, аның белән сөйләшәләр", ди Фәйзелхак Ислаев.

"Туп тибәргә булдырабыз, тарихыбызны өйрәнүгә әһәмият бирмибез"

Тарих фәннәре кандидаты, профессор Фәйзелхак Ислаев бүтән өлкәләргә матди һәм рухи көчләр сарыф ителгәндә, тарихның читтә калуына аптырый.

"Ә без нишләп моны эшли алмыйбыз? Эшли алабыз, эшләргә теләүче генә юк. Без бит бөтенесен дә эшлибез. Туп тибәбез, шайба сугабыз. Әллә нәрсәләр эшли беләбез, ә монысын – юк.

Ә бит рух физик көч белән барганда гына әйбәт. Бары тик спорт белән генә шөгыльләнү җәмгыятьне юньлегә алып бармый. Моның өчен Рим империясен генә алып карыйк. Рим таркалыр алдыннан гладиаторлар сугышы белән мавыккан.

Хәзерге футбол, хоккей нәрсә? Анда хоккей таягы урынына кылыч булган. Ул вакытта кылыч белән үтергәннәр, хәзер үтермиләр анысы, кыйныйлар гына", ди ул.

"Ярышлар белән генә мавыгу илне таркалуга алып бара"

"Римлылар бер-берсен үтергәндә, үзләрен яулап алуларын сизми дә калган. Шул вакытта бит "Халыкка икмәк һәм тамаша булса шул җиткән" дигән әйтем чыккан.

Башка әйбер кирәкми дигәннәр. Ә бит башка әйбер дә кирәк. Ярышлар белән генә мавыккан кешенең дә, илнең дә киләчәге юк. Ә без үзебезнең дә, илебезнең дә озак яшәвен телибез", ди профессор Фәйзелхак Ислаев.

Конференция кысасында фотоматериаллар, археологик табылдыклар, Идел-Урал халыкларының мәдәниятенә кагылышлы этнографик һәм тарихи материаллардан торган күргәзмә белән дә танышып булды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG