Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 10:44

Украина Таможня берлегенә кушылмаячак


Украина тышкы эшләр министры Константин Грищенко Югары Радада чыгыш ясап илнең Русия, Беларус, Казакъстан кергән Таможня берлегенә кушылмаячагын, әмма хезмәттәшлеккә әзер булуын белдерде.

Грищенко әйтүенчә, Киев Таможня берлеге илләре белән ирекле сәүдә зонасы турында килешү имзаларга әзер.

Узган атнада Европа комиссиясе башлыгы Жозе Мануэл Баррозу Киев сәфәре барышында Украинаның бер үк вакытта Таможня берлегенә кушылуы да, Европа Берлеге белән ирекле сәүдә зонасы төзүе дә кабул ителмәячәк диде.

XS
SM
MD
LG