Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япония төзекләндерүгә акчаларны арттыра


Япония премьер-министры Наото Кан 11 марттагы көчле җир тетрәү һәм диңгез ташкыныннан зур зыян күргән Иватэ өлкәсендә чыгыш ясап бу каза нәтиҗәләрен төзәтүнең икенче өлеше өчен хөкүмәт шактый зур күләмдә өстәмә акча бүлергә тиеш диде.

Бүген хөкүмәт төзекләндерүнең беренче өлешенә зыян күргәннәргә ярдәм итүгә бюджет чыгымнарын 50 миллиард долларга арттыруны хуплады. Хәзер бу мәсьәлә парламентта каралачак.

Җир тетрәү һәм каза нәтиҗәсендә Япониягә 300 миллиард долларлык зыян килгән дип исәпләнелә.
XS
SM
MD
LG