Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 10:04

Вакыйгалар дисбесе: мәдәни һәм гыйбрәтле җомга


Ленин туган көне хөрмәтенә оештырылган шахмат турниры “Ильич истәлеге” дип аталды

Ленин туган көне хөрмәтенә оештырылган шахмат турниры “Ильич истәлеге” дип аталды

Габдулла Тукай тууга 125 ел тулу алдыннан иң соңгы җомга вакыйгаларга бай булды. Аларның күбесе мәдәният һәм рухиятне чагылдыра. Дөньяви гыйбрәтле хәлләр дә җитәрлек булды.


Һәр җомга көнне җәмәгатьчелек вакытны ничек бүләргә, бүген кая барырга дип баш вата. Мөселман дөньясында ял көне дип саналган җомга көненә әһәмиятле вакыйгалар туры килә.

Кемгә бәйрәм кемгә эш

Саба районы мөселманнары Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның җомганы ял көне дип игълан итүен сораган. Бу гозер республика мөселманнарының күптән түгел үткән корылтаенда да яңгыраган.

Хәзер руханилар гына түгел, идарә түрәләре дә җомга көнне ял итсәк ничек булыр дип баш вата. Православ динчеләренең Казан епархиясе вәкиле Александр Павлов җомга көнне төшке аш вакытын озайту шактый җиңел эш дип саный.

Ул шушы көндә ял итәргә теләүчеләр җомга көнне эшкә чыкмыйча, шимбә көнне дә эшли ала дип белдергән. Җомга православ динендә дә әллә ни киеренке эш көне түгел. Совет заманында да җомга кыска эш көне дип саналды.

Ә бу шимбәдә Казанда яшәүчеләр шәһәрне чистарту өмәсенә чыга. Рус мәдәнияте җәмгыяте вәкилләре моны православ динен тотучыларны кыерсыту дип саный. Чөнки 23 апрель Пасха бәйрәменә туры килә, бу көнне православлар ял итәргә тиеш.

Рус мәдәнияте җәмгыяте рәисе Александр Салагаев Казан администрациясе православ диненә һәрвакыт кырын карый дип үпкәли. Менә шулай, рус җәмгыяте исеменнән йөрүчеләр башкаларга капма-каршы белдерүләр ясап, гражданлык җәмгыятен төзүгә “өлеш кертә”.

Татарча сөйләшү өмәсе

Бу атна башында “Үзебез” хәрәкәте башлап җибәргән “Мин татарча сөйләшәм!” чарасы дәвам итә. Бөтендөнья татар яшьләре җыены абруйлы рәсми оешмалар белән бергә оештырган бу чара кысаларында булдыра алган һәркем татарча сөйләшергә тырышырга тиеш. Кызыклы бәйгеләр, хикмәтле уеннар булачак. 26 апрельдә чараның йомгаклары Бауман урамында махсус оештырылган гала-концертта игълан ителәчәк.

Кибетләрдә, Казан оешмаларында татар теленең кулланышы, алтакталардагы игъланнарның дөрес язылышы, туган телгә кагылган башка мәсьәләләрне тикшерү бу көннәрдә бигрәк тә киң таралырга тиеш. 26 апрельдә Шигърият көне, Тукайның 125 еллыгы хөрмәтенә мәйданда шигырьләр уку үзенә күрә зур бәйрәм булачак.

Мәдәни Тукай җомгасы

Атнага бер чыгучы “Мәдәни җомга” басмасы соңгы саны тулысынча Габдулла Тукайның тууына 125 еллыгына багышланган. Анда Нурмөхәммәт Хисамовның “Тукай: Бөеклеге һәм фаҗигасы”, Тәлгать Галиуллинның “Шагыйрь намусы – халык намусы” дигән күләмле язмалары, шигырьләр, хатирәләр, репортажлар басылып чыккан.

Казандагы Тукай музее да һәр көнне шагыйрьнең иҗаты, татар милләте язмышы белән бәйле кызыклы чаралар үткәрә. Бу җомгада көн тәртибендә Яңа татар бистәсенең тарихы һәм бүгенгесе. Шулай ук җомга көнне М.Салимҗанов исемендәге Актерлар йортында Г.Тукайның юбилеена багышланган гала-концерт оештырылды. Анда Тукай әсәрләрен сәнгатьчә уку бәйгесендә катнашкан 140 мәктәп баласыннан 17 бала сайлап алынган.

Шигырь укучы балалар белән бергә Илдус Әхмәтҗанов, Зилә Сөнгатуллина, Рөстәм Маликов, Леонид Любовский, Нина Калаганова, Роман Ярыгин, Резеда Төхвәтуллина һәм "Казан" бию ансамбле катнаша. Бу концертның режиссеры да гади түгел. Камал театрының сәнгать җитәкчесе Татарстан республикасының театр хезмәткәрләре берлеге рәисе Фәрид Бикчәнтәев.

Дөньяви хәлләр

Тукай чаралары һәм мәдәни вакыйгалар бу көннәрдә санап бетергесез. Шуңа күрә кайбер дөньяви вакыйгаларны әйтеп китик. Әлмәттә 19 апрель көнне шәһәрне җылытучы пар казаны шартлаган. Ике мең кеше яшәүче фатирлар җылылыктан мәхрүм калган.

Татарстанда бозлар акрын эри. Алты Әлмәт балыкчысы Саескан тавы тирәсендә балык тотарга баргач, алар баскан боз кисәге аерылып китеп, елга буйлап түбән төшә башлаган. Гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре бу балыкчыларны коткарган.

Криминаль хәлләр дә булып тора. 27 мартта Спас табигый тыюлыгында бер браконьер буаз кабан дуңгызын атып үтергән. Бу кешегә карата җинаять эше кузгатылган, табигатькә китерелгән зыянын 306 мең сум дип санаганнар.

Әлки районында яшәүче бер эшкуар ханым Американың Һолливуд компаниясенә 1,26 миллион сумлык зыян китергән. Ул Universal Pictures студиясендә төшерелгән фильмнар яздырылган видео талинкәләрне Леонардо ди Каприоны үлеп яратучылар яшәгән Базарлы Матакта (Әлки районының башкаласында) рөхсәтсез саткан.

Студиягә килгән зыян 1,26 миллион сум дип санала. Дөрес, Universal Pictures Базарлы Матакта үзенең фильмнарның сатучыларга карата дәгъва белдермәгән. Мәхкәмә пират фильмнарны сатучыны шартлы рәвештә ике елга иректән мәхрүм иткән.

Табигатьнең үз хөкеме

Бу җомганың иң кызыклы чарасы, мөгаен, Казан федераль университетында булгандыр. Русия фәннәре академиясенең Океанология институты директоры академик Роберт Нигъмәтуллин һава торышының үзгәрешләре экологиягә һәм икътисадка ничек тәэсир итүе турыда лекция сөйләде.

Киләчәктәге һава торышын белсәң иде, табигать гамәлләре белән идарә итсәң иде диючеләр хәзер теләсә нинди фирка әгъзаларыннан күбрәк, андыйлар җәмгыятьтә күпчелекне тәшкил итә. Шуңа күрә былтыргы эсселек, быелгы карлы кыш һәм киләчәктә күрәсе афәтләр турында сәгатьләр буе сөйләшергә була.

Афәрин!

Ахырда иң мөһим һәм тантаналы вакыйгалар турында. Бу атнада Казан Кирмәнендә Русия чемпионы исемен яулаган “Динамо-Казан” туплы хоккей такымын борынгы Кирмән бинасында Татарстан президенты кабул итеп, спортчыларга бүләкләр тапшырды. “Уникс” баскетбол командасының Европа кубогын яулавы да казанпәрвәрлек хисләрен көчәйтеп җибәрде.

Дөрес, соңгы вакытта “Рубин” футболчылары капкага туп кертә алмый интегә. Эшләр шулай барса, такымның җитәкчеләренә карата чара да күрәчәкләр, имеш. Шуңа күрә аңа якшәмбе көнне Пермьнең “Амкар” такымы белән уйнау җиңел булмаячак. Чөнки “Рубин”нан бары тик җиңү генә көтелә.

Ленин шахмат яраткан

22 апрель – В.И.Ленинның туган көне. Элек бу көнне тантаналы җыелышлар үтә иде. Социалистик инкыйлап юлбашчысы Владимир Ленин Казанда укыган, Питрәч районында сәяси сөргенлектә булган. Татарстан коммунистлары аны онытмый, Ленинның шахмат яратканын да Казанда яхшы хәтерлиләр.

Быел бу көнне Казанның Ульяновлар урамындагы Ленин музеенда шахмат ярышы булды. Владимир Ильич Ленин туган көне хөрмәтенә оештырылган шахмат турниры “Ильич истәлеге” дип атала. Ленинның туган көне уңаеннан башка сәяси җыеннар булгандыр, ләкин аларга игътибар итүче күренмәде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG