Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:23

Йәмәндә яңа протест чаралары узды


Йәмәннең берничә шәһәрендә җомга намазыннан соң президент Гали Габдулла Салих тарафдарлары һәм аңа каршы чыгучылар урам җыеннары үткәрде.

Йәмән башкаласы Сананың үзәк мәйданына җыелган меңнәрчә кеше Салихның хакимияттән китүен таләп итеп шигарьләр кычкырды.

Салихны яклаучылар исә президент сарае каршына җыелды.

Хөкүмәткә каршы җыен шулай ук шәһәрнең өченче зур шәһәре Таизда да үтте.

Йәмәндә 30 елдан артык хакимияттә булган Салихның китүен таләп итүче җыеннар гыйнвар аенда башланды. Демонстрацияләр белән иминлек көчләре арасындагы бәрелешләрдә кимендә 130 кеше һәлак булды.

XS
SM
MD
LG