Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 17:35

Бүген Казанда “Габдулла Тукай һәм Иске Татар бистәсе” дигән темага Тукай укулары узды. Чара Габдулла Тукай исемендәге әдәби музейда үтте.


Тукай укулары инде 16 ел рәттән Казанның Тукай музеенда уза. Башка еллардан аермалы буларак бу елны ул шагыйрьнең 125 еллык юбилее кысаларында үткәрелде.

Укулар ике өлештән торды. Беренче өлешендә сүз Казанның Иске Татар бистәсе турында барды. Танылган тарихчылар һәм әдәбият галимнәре бистәнең тарихы, XIX гасыр ахыры-XX гасыр башындагы мәдәни тормыш турында сөйләде.

Аеруча кискен итеп, Тукай һәм аның замандашлары белән бәйле тарихи һәйкәлләрне саклау, бистәнең яңарыш юллары кебек проблемалар күтәрелде.

Биредә тарих фәннәре кандидатлары Рәшит Галләмов, Тәэминә Биктимерова, филология фәннәре докторлары Марсель Әхмәтҗанов, Резидә Ганиева, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау Бөтенрусия иҗтимагый оешмасының Татарстан республикасы бүлеге рәисе урынбасары Фәридә Зәбирова чыгыш ясады.

Укуларның икенче өлеше галим Хатыйп Миңнегулов җитәкчелегендә, Яшен Үзән районы укучылары катнашында “Тукай иҗатына бүгенге укучыларның мөнәсәбәте” дигән темага багышланган иде.

Кичә башында Хатыйп Миңнегулов бу елны Тукайга багышланган бик күп чаралар узуын, әмма аларның нәтиҗәле булырга тиешлеген билгеләде:

“Татарның үз-үзенә хуҗа булуы, демократия, татарның телен, милли мәгарифен яклау – Тукайның безнең арадан киткәненә ике елдан 100 ел була, ә без һаман шушы проблемалар белән. Без гамәлгә караганда сүз белән мавыгып китмибез микән?

Кызганыч ки, безнең алга барышыбыз бик юк. Моны ачыктан-ачык әйтергә кирәк. Милли мәгарифтә дә, мәдәният, радио-телевидениедә дә. Хәтта Тукайга караганда да артка китеп барабыз. Мондый сөйләшүләребезнең нәтиҗәсе булсын иде. Безгә шушы яктан бәя бирергә кирәктер”.
Кичәнең Казанның Иске Татар бистәсенә багышланган өлешендә исә тарихи һәйкәлләрнең начар хәлдә булуы, аларның күбесе җимерелеп баруы, юк ителүе, Казанның тарихи күренешенең юкка чыгуы турында сөйләшү булды. Бу хакта сез тулырак итеп, киләсе тапшыруларда тыңларсыз.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG