Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тайланд белән Камбоджи бәрелешендә алты кеше һәлак булды


Тайланд белән Камбоджи арасындагы бәхәсле җирдә ике илнең хәрбиләре арасындагы атышта алты кеше һәлак булды. Тарафлар бер-берен вәзгыятьне кискенләштерүдә гаепли.

Тайланд белән Камбоджи чик буендагы Преаһвиһеа исемле һинду гыйбадәтханәсе янындагы җир өчен тартыша.

1962 елда халыкара мәхкәмә бу җирнең Камбоджиныкы булуы турында карар чыгарды. Әмма ике ил арасында чик бүлешү турында бәхәс әле дә дәвам итә.

Бу гыйбадәтхагә ЮНЕСКОның дөньякүләм мәдәни мираслар исемлегенә кертелгән.
XS
SM
MD
LG