Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда ракета һөҗүме 22 кешене, сугышчылар 14 хәрбине үтерде


Пакстан иминлек көчләре АКШныкы дип шикләнелгән читтән идарә ителүче очкычтан атылган ракета бер йортка эләгеп кимендә 22 кешене үтерде дип белдерә.

Ракета атылган йорт сугышчыларның сыену урыны дип шикләнелгән. Әмма, рәсмиләр әйтүенчә, анда тыныч кешеләр дә булган.

Пәнҗешәмбе Пакстан армиясе башлыгы, генерал Ашфак Пәрвәз Каяни АКШның читтән идарә ителүче очкычлары һөҗүмнәрендә тыныч кешеләрнең үлүе халыкның ачуын чыгара һәм Пакстанның террорга каршы сугышына зыян китерә дип белдерде.

Бүген Пакстан рәсмиләре шулай ук Әфганстан чигендә сугышчыларның Пакстан чик капкасына һөҗүм итеп 14 хәрбине үтергәнлеген хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG