Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядәге демонстрацияләрдә 15 кешенең үтерелүе хәбәр ителә


Сүриянең Баниас шәһәрендә хөкүмәткә каршы демонстрация
Сүриянең Баниас шәһәрендә хөкүмәткә каршы демонстрация
Шаһитләр әйтүенчә, Сүриянең хөкүмәткә каршы бүгенге протест чараларында кимендә 15 кеше үтерелегән.

Протестчыларның унысы Дәраа шәһәрендә үтерелгән. Шаһитләр шулай ук башкала Димәшк янындагы Һамдан хастаханәсендә утлы коралдан атып үтерелгән биш мәйетне күргәнлекләрен әйтә.

Җомга намазыннан соң протест җыеннары илнең берничә шәһәрендә узды.

Оппозиция активистлары Баас фиркасенең хакимлек итүе турында канунны бетерүне һәм демократик сәяси система булдыруны таләп итте.

Пәнҗешәмбе илдә 50 ел чамасы гамәлдә булган гадәттән тыш вәзгыять тәртибе бетерелде. Әмма оппозиция тарафдарлары моңа гына канәгать түгел.
XS
SM
MD
LG