Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 15:19

Русиядә ришвәткә каршы көрәш АКШныкыннан нык аерыла


Эллен Барри һәм Клиффорд Леви

Эллен Барри һәм Клиффорд Леви

Пулитцер бүләге иясе Клиффорд Леви Русиядә ришвәткә каршы торырдай юридик система юклыгын һәм илдәге төп мәгълүмат чарасы булган телевидениенең проблемнарны күрергә теләмәвен әйтә.

Клиффорд Леви New York Times газеты журналисты. Русиядәге мәхкәмә системасын ачып салган өчен ул яңа гына икенче тапкыр Пулитцер бүләгенә ия булды. Әлеге проблемга багышланган тугыз мәкалә язылган һәм алты видео эшләнгән.

“Советлар Берлеге таркалганнан соң илдә юридик системаның ничек үзгәргәнен ачыклыйсыбыз килде”, ди Леви.

Алар хезмәттәше Эллен Барри белән (шулай ук New York Times газеты журналисты) Русиядә зур шау-шу тудырган ЮКОС, “Химкинская правда” газеты мөхәррире Михаил Бекетов, “Мемориал” директоры Олег Орлов эшләрен яктыртканнар.

New York Timesта милиция тарафыннан гаепләнгән бер экологик оешма, хакимиятләр көчле басым ясаган Мәскәү өлкәсе журналистлары, Чечня президенты гаепләгән Олег Орлов турында мәкаләләр дә дөнья күрә.

Боларның барсына да Наталья Эстемирова үлеме этәргеч биргән. “Кичекмичә гаеплеләрнең җинаять җаваплыгына тартылмавы, хокукый наданлык турында язарга кирәк иде”, ди Леви.

Чит ил журналистлары, түрәләрнең гаепле булуга карамастан, җинаять җаваплыгына тартылмавын, ришвәтнең төрле очракларын җентекләп тикшерә. Һәм Русиядә болар аерым күренешләр генә булмауны, ә тулаем системаның, ягъни астан алып өскә кадәр идарәнең зур проблемнарга дучар икәнен күрсәтә.

Медведевнең абруе төшә

Билгеле, Русия президенты Дмитрий Медведев соңгы вакытта үзен ришвәткә каршы көрәш каһарманы итеп танытырга тырыша. “Ирексезлеккә караганда ирек яхшырак”, “Ришвәт белән көрәшергә кирәк” дигән белдерүләр ясый. Медведев юридик фәннәр кандидаты булганга илдәге тәртипсезлекләр белән чынлап торып торып көрәшергә тели дип аңа ышанучылар да бар.

Биш ел буе Русиядә яшәгән Клиффорд Леви да, “Медведев чын күңеленнән ришвәткә каршы көрәшергә тели һәм илдә бик киң таралган хокукый наданлыкка уңайсызлана дип уйлыйм”, ди.

Кайбер Көнбатыш журналистлары, аналитиклар Медведев президентлык эшенә керешкәндә аны Горбачев белән чагыштырган иде. Әмма кешеләргә бәя сүзләренә түгел, ә эшләренә карап бирелә. Күпме генә либераль чыгышлар ясамасын, милицияне полиция дип үзгәртмәсен, Леви халыкта Медведевка карата “шик туа башлавын” әйтә. Үзенең дә күңеле кайта башлаганын яшерми.

“Медведев юридик системаның бәйсез булуыннан башка ришвәткә каршы көрәшеп булмавы турында күп сөйли. Бу чыннан да шулай”, ди Леви.

Журналист Кушма Шталарда эшләгәндә дә андагы ришвәт турында күп язган. Бу чирнең ике ил өчен дә зур бәла икәнлеген әйтә ул. “Әмма Кушма Штатлардан аермалы буларак Русиядә тотрыклы, бәйсез юридик система булмау зур проблема булып тора”, ди Леви.

Телевидениедә сүз иреге юк

Алга киткән демократик илләрдә түрәләрнең кечкенә генә кыек эшләре сизелүгә шул ук вакытта төрле каналлар сөйли башлый, газетларда басыла. Нинди генә дәрәҗәдә булмасын хокук бозылулар, кыерсытылулар дөньяга чыга. Журналистлар ришвәткә кагылганнарын бигрәк тә каләм очында тота.

Русиягә килгәндә исә ил җитәкчелеге үзенә файдага булган хәлләрне генә телевидениедән күрсәтергә рөхсәт итә. Күп очракта язмаларда бер якның – Мәскәүнең генә фикере яңгырый. “Телевидениедә сүз иреге булмый торып ришвәткә каршы көрәш җиңү китермәячәк, журналистлар күрсәтергә тиеш”, ди Леви.

Әмма аның фикеренчә, Русиядә телевизор алдына утырган һәркем сөйләмәсәләрдә илдә зур проблемнар бар икәнен болай да белеп тора. Яңалыкларда “Барсы да яхшы” дип тәкрарлауга кармастан, аларны яшереп булмый, халык башка җирдән хәбәрдар.

Леви Кушма Шталардагы коррупция белән көрәш Русиянекеннән аерылып торган кебек, Русиядәге тележурналистлар үзләре дә иҗади кыюлыклары чикләнгән булуы белән илдәге башка журналистлардан аерылып тора дип исәпли.

XS
SM
MD
LG