Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар укытучылары киңәш кора


Башкортстан татар теле укытучыларының февраль очрашуы.
Башкортстан татар теле укытучыларының февраль очрашуы.

Башкортстанның Чишмә районында 22 апрель көнне республика татар теле һәм әдәбияты укытучыларының зур җыены башланып китте. Ул 23 апрельдә дә үз эшен дәвам итә.

Әлеге мөһим киңәшмәдә республиканың төрле районнарыннан җыелган урта мәктәпләр һәм татар гимназияләре укытучылары, шулай ук югары уку йортларының татар теле һәм әдәбияты бүлекләре мөгаллимнәре, җәмгысы 75 кеше катнаша. Башкортстан Мәгариф министрлыгы вәкилләре дә килде форумга. Җыенда хәзерге шартларда милләт балаларына татар теле һәм әдәбиятын укытуның көнүзәк проблемалары, яңа эш алымнары тикшерелә һәм теге яки бу төбәктәге алдынгы эш тәҗрибәсе белән уртаклашу оештырыла.

Җыенда катнашу өчен Казаннан Татарстан Мәгариф министрлыгы белгече Рәиф Зиннәтуллин да килде. Киңәшмәдә шулай ук Бөтендөнья Татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Алик Локманов, Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Альберт Максютов та катнаша. Алар бу җыенга барганчы ук, укытуда иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән укытучыларга бүләкләр дә әзерләгән.

Соңгы елларда Башкортстанда татар мәктәпләре язмышы татар җәмәгатьчелеген, татар милли оешмалары вәкилләрен тирән борчуга сала. Ни өчен дигәндә, йөзләрчә татар мәктәбе йә бөтенләй яшәүдән туктаган, йә алар башкортча укытуга күчерелгән. “Башкортстан татарлары” берлеге җитәкчеләре әзерләгән мәгълүматлардан күренүенчә, 20 еллар чамасы элек Башкортстанда татарча белем бирү 1300дән артык мәктәптә алып барылса, хәзер алар нибары 340 тирәсе генә мәктәп торып калган. Башкалары, хәтта саф татар районнарында да башкортча укытуга күчерелгән дип белдерә татар милли хәрәкәте вәкилләре.

Бу хәлләр аеруча Башкортстанда фәкать ике тел – башкорт һәм урыс телләре генә дәүләт телләре дип игълан ителгәннән соң кискенләшеп киткән. Элек татар теле һәм әдәбиятын укыткан мөгаллимнәр, бөтенләй эшсез калмас өчен, соңгы берничә елда башкорт телен укытуга махсуслашкан.

Чишмә районында оештырылган татар теле һәм әдәбияты укытучылары киңәшмәсе, әлбәттә инде, татар мәктәпләрен башкортлаштыру кебек четерекле мәсьәләгә кагылмый. Алар һичьюгы әле сакланып калган татар мәктәпләрендә милләт балаларына төпле белем бирү юлларын барлый.
XS
SM
MD
LG