Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:35

Башкортстан башкаласында бу көннәрдә олуг талант иясе Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган чаралар байтак оештырыла. Аның чираттагысы 26 апрель көнне Уфа “Нур” татар театрында үтәчәк.

Габдулла Тукайга багышланган мәдәни чаралар апрельнең тәүге көннәреннән үк башланган иде. Татар гимназияләрендә укучылар һәм гомум урта белем бирү мәктәпләренең катнаш сыйныфлары татар балалары бу уңайдан иншалар язу бәйгесендә катнашты, төрле әдәби-музыкаль кичәләр оештырды. Китапханәләрдә Г. Тукай юбилеена багышлап аның тормышы һәм иҗаты хакында махсус күргәзмә почмаклар әзерләнде.

Чираттагы зур чара 21 апрель көнне Уфада, Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетында оештырылды. Анда Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган бик матур әдәби-музыкаль кичә булып үтте.

“Тукай җыры безнең белән” дип аталган шушы мәдәни чарада Башкортстан дәүләт университеты һәм Башкортстан дәүләт педагогия университеты талиплары, шулай ук башкаланың 65нче һәм 84нче санлы татар гимназияләре укучылары үз чыгышлары белән бөек Тукаебызны тагын да
югарырак күтәрде, хөрмәтләде.
Идрис Газиев


Тантанага килгән күренекле җырчы, Башкортстанның һәм Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты Идрис Газиев “Әллүки” җырын акапелло башкарып сокландырды. Бәйрәмгә Уфаның “Ихлас” мәчетендәге танылган композитор Афәрим Акчурин җитәкчелегендәге “Иляһилар” иҗат төркеме дә килгән иде. Алар Г. Тукай сүзләренә язылган җырларны башкарып озак алкышларга лаек булды.

Талипларның һәм укучы балаларның моңлы җырлары, өздереп биюләре һәм үтә дә сәнгатьле итеп Г. Тукай шигырьләрен яттан сөйләүләре, аның әкиятләренә нигезләнеп сәхнәләштергән кызыклы тамашалары әлеге матур кичәне озак вакытларга истә калырлык итте.

Г. Тукайны хөрмәтләү кичәсенә Татарстан республикасының Башкортстандагы даими вәкиле Альберт Максютов та килгән иде. Үз чыгышында ул бу бәйрәмдә катнашучыларны бөек шагыйребезнең олуг юбилее белән ихлас күңелдән котлады һәм иң изге теләкләрен җиткерде. “Бөек Тукаебыз халыкны сөйгән, без дә аны сөяргә һәм хөрмәтләргә бурычлыбыз”, дип йомгаклады үз чыгышын Максютов.

“Иляһилар” иҗат төркеме
Кичәдә катнашкан Башкортстан дәүләт педагогия университеты ректоры Раил Әсәдуллин, “Башкортстан татарлары” берлеге рәисе Рамил Бигнов һәм башкалар шулай ук үзләренең котлау сәламнәрендә Г. Тукайны мәңге сүнмәс йолдызыбыз дип бәяләде.

Кичә азагында иншалар бәйгеләрендә җиңгән талипларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Алдагы көннәрдә Уфада Г. Тукайга багышланган чаралар дәвам итәчәк. 26 апрель көнне Уфа “Нур” татар дәүләт драма театры артистлары үз көчләре белән әзерләнгән әдәби-музыкаль кичәне күрсәтә. Аның сценариен Мәхмүт Фатыйхов язган. Кичәгә теләге булган һәммә кеше бушлай керә алачак, дип хәбәр итте театр җитәкчелеге. Ә 25 апрель көнне Башкортстан татарларының бер төркеме, Тукай бәйрәме чараларында катнашу өчен, Казанга юллана.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG