Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 03:38

Әфганстанда шартлау һәм һөҗүмнәрдә өч кеше үлде


Бүген Әфганстанда шартлау һәм һөҗүмнәр вакытында өч кеше үлде.

Илнең төньягындагы Кундуз вилаятендә бомба шартлап бер тыныч кеше үлгән, берәү яраланган.

Әфганстанның көнчыгышындагы Нангарһар вилятендә әфган полициясенең ике хезмәткәре үлгән, берәү яраланган. Җирле хакимиятләр әйтүенчә, алар талиблар оештырган тозакка эләккән.

НАТО җитәкчелеге, илнең төньяк-көнчыгышындагы Каписа вилаятендә егылып төшкән боралак экипажы коткарылды, дип хәбәр итте.

Талиблар вәкиле Җәбиулла Мөҗәһит боралакны җомга кичендә үзләренең көчләре бәреп төшерүен әйтә.

XS
SM
MD
LG