Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либиядә Мисурат өчен сугышта 10 кеше үлде


Мисурат, 22 апрель 2011 ел.
Мисурат, 22 апрель 2011 ел.
Бүген Либиядә Мисурат шәһәрендә барган сугышта кимендә 10 кеше үлде, 50 кеше яраланды. Бу хакта France-Presseка Мисураттагы табиб хәбәр иткән. Ул яраланучыларның Каддафи хәрбиләре булуын әйткән.

Элгәре гыйсьянчыларның Каддафи яклы хәрбине тоткарлавы турында хәбәр ителгән иде. Ул кичә үк Каддафи гаскәрләренә Мисуратны калдырып чыгу фәрманы бирелүен әйтә.

Әмма шул ук вакытта Каддафи яклы кабиләләр, гыйсьянчыларга корал ташларга, әгәр риза булмасалар Мисураттан аларны бәреп чыгарырга, тәкъдим ясарга әзер икәнлеген әйтте. Бу хакта Злитен, Тархуна, Бани-Вәлид һәм Таварга шәһәрләрендәге кавемнәрнең аксакаллары белдерде.

Бүген иртән Либия рәсмиләре, Триполида НАТО көчләре бомбалаган вакытта, өч кешенең үлүен әйтте. Бер бомба Каддафи резиденциясеннән ерак булмаган җирдә шартлаган.
XS
SM
MD
LG