Accessibility links

Мәскәүдә “Архнадзор” тарихи бинаны җимерүгә каршылык күрсәтә


Мәскәү үзәгендә “Архнадзор” хәрәкәте активистлары тарихи бинаны җимерүгә каршылык белдерә. Алар бина канунсыз рәвештә сүтелә, дип белдерә.

“Архнадзор” координаторларының берсе Константин Михайлов, Олы Якиманка урамына урнашкан “Кольбе өе” (Дом Кольбе) дип аталган бинаны җимерә башлаулары турында хәбәр итте.

Өч активист бинаны җимертәс өчен эксковаторны эшеннән туктарга мәҗбүр иткән.

Михайлов әйтүенчә, Москомнаследия “Кольбе өе”н сүтәргә рөхсәт бирмәгән.
XS
SM
MD
LG