Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сербия Косовоны бүлү сөйләшүләренә әзер


Борко Стефанович
Борко Стефанович
Сербия рәсмиләре Косовоны бүлү сөйләшүләренә әзер икәнлекләрен белдерә. Бу хакта Сербиянең тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Борко Стефанович белдерде.

Элегрәк Белград Сербиягә Косовоның төньягын кушуны якларга әзер булуын сиздергән иде. Косовоның төньягында күпчелеге этник серблар яши.

Косово хакимияте берничә тапкыр илне бүлүгә каршы икәнен белдерде.

2008 елда Косово үзенең Сербиягә бәйсез булмавын игълан ите. Аны дөньяның 75 иле, шул исәптән АКШ һәм Европа Берлегендәге күпчелек дәүләтләр таныды.

Сербия Косовоның бәйсезлеген беркайчан да танымыйм дип әйтә.
XS
SM
MD
LG