Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов: Алданган фатирчылар проблемын хәл итү кирәк


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, фатир төзү өчен алдан акчаларын биреп алданучылар (дольщиклар) проблемнарын чишүне дәвам итәргә, дип белдерде. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә.

Район хакимияте башлыкларына проблемлы төзелешләрне һәр атна саен тикшереп торырга кушылды. Әлеге мәсьәләгә багышланган утырышлар һәр ай саен хөкүмәт башлыгы җитәкчелегендә дә үтәчәк.

Татарстанның төзелеш, архитектура һәм коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, бүгенгә Казан, Чаллы, Әлмәт һәм Түбән Камада 50 проблемлы йорт бар. Аларны төзү өчен 6 мең 399 кеше акча биргән.

Фәйзуллин 2011 елда әлеге торакның 40%-ын сафка бастыру кирәклеген әйтә. Калганнары 2012 елның уртасына әзер булырга тиеш.

Быел дүрт ай эчендә алты йорт төзелеп бетәргә тиеш булган, әмма берсе генә тапшырылган.
XS
SM
MD
LG