Accessibility links

Кайнар хәбәр

Токиода атом энергиясенә каршы җыенда меңләгән кеше катнашты


Япония башкаласы Токиода атом электр станцияләрен туктатуны һәм ягулыкның башка төрләрен куллануны таләп итеп урамнарга меңләгән кеше чыкты.

11 мартта булган көчле җир тетрәү һәм су ташкыны нәтиҗәсендә Фукусима станциясендә булган зур казадан соң атом корылмаларын ябу турында сөйләшүләр башланды.

Япония сәүдә министры күрше дәүләтләргә Япониядән ашамлыклар алмый торуны сорап мөрәҗәгать итте. Илдә нурланыш таралу ихтималы әле дә бар, дип хәбәр ителә.

Фукусима корылмасына якын булган төбәкләрдән азык-төлекне чыгару тыелды.
XS
SM
MD
LG