Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:59

Христианнар Олы көнне билгели


Чаллы керәшеннәре узган ел Олы көнне зурлап бәйрәм итте

Чаллы керәшеннәре узган ел Олы көнне зурлап бәйрәм итте

Православ һәм католик христианнар бүген Олы көн – Пасханы билгели.

Узган ел Татарстанда Пасхага багышланган дини һәм милли чаралар үзенчәлекле итеп оештырылган иде. Бер төркем казаннар иң зур күмәч пешерде, Чаллы керәшеннәре Пасха - Олы көн бәйрәмендә “керәшен боулингы” ярышын уздырды.

Быел 28 апрель Мәскәүдә беренче тапкыр православ модасы күргәзмәсе оештырылачак.

“Күргәзмәдә яулык һәм сарафан гына түгел, шулай ук эшкә кия торган кием, православ эчтәлекле рэп җырларын башкаручы җырчылар өчен дә киемнәр күрсәтелер, дип ышанам”, диде чиркәүнең җәмәгатьчелек белән элемтә вәкиле Всеволод Чаплин.

Оештыручылар “православ дресс-кодының нәрсә булганын үзләре дә әлегә белмәгәнен” әйтте. Чарага танылган режиссер Никита Михалков чакырылган.

Мәскәү, Петербур һәм Беларус дизайнерлары чигелгән киндер күлмәкләр, күн әйберләре һәм рус милли бизәкләре төшкән аяк киемнәрен күрсәтәчәк.

XS
SM
MD
LG