Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әрмәнстанда һәм дөньяда әрмән геноциды искә алынды


Ереванда әрмән геноциды корбаннарына һәйкәл
Ереванда әрмән геноциды корбаннарына һәйкәл
Әрмәнстанда һәм дөньяның кайбер башка илләрендә беренче дөнья сугышы вакытында Госманлы империясендә әрмәннәрне күпләп үтерүне искә алып матәм чаралары үтә.

Ереванда президент Серж Саркисян җитәкчелегендәге рәсмиләр геноцид корбаннарына куелгын һәйкәлгә чәчәкләр салды.

Шимбә кич берничә мең кеше шәмнәр ягып башкаланың үзәк урамнары буйлап йөреш ясады. Матәм чарасы вакытында төрек байрагы яндырылды.

Төркия әрмәннәрнең үтерелүен геноцид дип танудан баш тарта.
XS
SM
MD
LG