Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмәндә РИУ филиалы ачылырга мөмкин


Төмән өлкәсе милли эшләр комитеты рәисе Евгений Воробьев Казандагы Русия Ислам университеты ректоры Рафикъ Мөхәммәтшин белән очрашу вакытында өлкәдә РИУның филиалын ачу планлаштырылуын әйткән. Ул Ямбайда тарихи бинада урнашкан С.Нигматулла мәдрәсәсе базасында булачак.

РИУ рәсми сәхифәсе язуынча, шул уңайдан Русия Ислам университеты ректоры Рафикъ Мөхәммәтшин, Татарстан президентының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү идарәсе җитәкчесе Марат Гатин һәм РИУның укыту эшләре ректоры урынбасары Марат Гыйльмановның Төмәнгә сәфәре көтелә.
XS
SM
MD
LG