Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда һәм дөньяда Тукайга багышланган чаралар дәвам итә


25 апрельдә Казанда “Милли мәдәниятлар контекстында Габдулла Тукай мирасы” дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли җыен үтәчәк. Чара шагыйрьнең тууына 125 ел тулуга багышлана.

Конференциягә Габдулла Тукайның тормышын һәм иҗатын өйрәнүнең торышы һәм перспективалары; милләтнең рухи яңарышында Г.Тукайның роле һәм урыны; Габдулла Тукай - хәзерге татар әдәби теленә нигез салучыларның берсе һәм әдипнең әсәрләрен өйрәнүнең лингвистик аспектлары; Габдулла Тукай - әдәбиятта һәм сәнгатьтә; Габдулла Тукай һәм милли әдәбиятлар белән бәйле сораулар чыгарыла.

Конференция барышында әдәбият, тел, фольклор һәм сәнгать секцияләре эшлиячәк.

Әлеге халыкара җыенда 400дән артык кеше катнашыр дип көтелә. Татарстан һәм Русиядән, БДБ илләреннән – Әзербәйҗан, Төркмәнстан, Үзбәкстан, Казакъстан, Кыргызстан, Беларус, Төркия, Кытай, Румыния кебек чит илләрдән дә галимнәр киләчәк.

Бу атнада шагыйрь һәм мәгърифәтче Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган әдәби кичә Цхинвалдагы Александр Тибилов исемендәге Көньяк Осетия дәүләт университетында да узды.

"Осетин халкы өчен Тукай милли һәм мәдәни үзаңны билгеләү символы булып тора", диде очрашуга килгән дипломат һәм тарихчы Олег Логинов.

Студентлар һәм мөгалимнәр катнашкан кичәдә Тукайның кыска иҗади тормышыннан моңа кадәр бик билгеле булмаган мәгълүматлар да тәкъдим ителде.
XS
SM
MD
LG