Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзәк Азиядә сугышчан төркемнәр көчәеп килә


Бишкәк янындагы Биш Көнгәй авылында хәрби чара.
Бишкәк янындагы Биш Көнгәй авылында хәрби чара.

Каршылыклар дәвам иткән, ризасызлык көчәйгән Кыргызстан һәм Таҗикстанда сугышчан көчләрнең тәэсире арта бара.

Көньякта таҗик-әфган чигеннән алып төньякта Кыргызстан башкаласы Бишкәккә кадәр җирләрдә узган кыш тыныч үтмәде. Гадәттә салкын айларда Кыргызстан, Таҗикстан тауларында вакыйгалар булмаса да, узган кыш анда башкача үтте.

Бишкәктә бомба шартлады, Кыргызстанның көньягында милләтара киеренкелек дәвам итте. Таҗикстанның көнчыгышында һәм төньягында иминлек көчләре белән сугышчан төркемнәр арасында берничә бәрелеш теркәлде. Кыскасы, узган сентябрьдән башлап бу төбәктә көч куллануның артуы күзәтелә. Җәй якынлашканда тауларда бу ике ил аша Әфганстанга илтүче юлларның ачылуы белән сугышчыларның һөҗүмнәре тагын да ешаер дип көтелә.

Күзәтүчеләр әйтүенчә, ике илдә дә сәяси вәзгыять төбәктә үз тәэсирләрен арттырырга тырышучы сугышчылар файдасына эшләргә мөмкин.

Таҗикстан хакимиятләренең авторитар ысуллары, бигрәк тә сугышчыларга каршы юнәлтелгәннәре халыкның ачуын кабарта бара. Таҗикстанда кимендә бер сугышчан төркемгә яңа әгъзалар җәлеп итү өчен кеше башына 1500 доллар тотуы турында хәбәрләр бар. Бу акча илдәге өч еллык хезмәт хакына тиң.

Кыргызстан хөкүмәте әле дә илне, бигрәк тә узган җәйдә үзбәкләр белән кыргызлар арасындагы зур кан коешларны күргән көньяк районнарны контрольдә тотарга өлгерә алмый.

Кыргыз-таҗик чигендәге халык исә сугыш хәлендә яши дияргә мөмкин.

Сугышчылар бу каршылыкларны үз файдасына кулланырга тырыша.

Үзбәкстан ислам хәрәкәте Үзәк Азиягә кире кайтырга вәгъдә итә. Бу төркемнең яңа җитәкчесе Пакстанның асаба җирләренә сыенган. Бу төркем узган сентьябрь аендагы һөҗүмдә 28 таҗик хәрбиенең үтерелүе өчен җаваплылыкны үз өстенә алды. Төркем җитәкчесе Госман Гадел узган җәйдә Кыргызстандагы милләтара бәрелешләрдән соң үч алу белән янады. Милләтара бәрелешләрдән иң зур зыянны Кыргызстанның үзбәкләре күрде. Үтерүләрдән һәм йортларны талау-яндырулардан тыш алардан соң булган иминлек чистартулары да үзбәкләргә каршы юнәлтелде. Хөкем ителгән йөздән артык кешенең барысы да диярлек үзбәкләр иде.

Роза Отунбаева.
Күпчелеген үзбәкләр тәшкил иткән Үзбәкстан ислам хәрәкәте өчен бу яңа әгъзалар кабул итүгә уңай шартлар тудырды. Февраль аенда Кыргызстан президенты Роза Отунбаева илнең көньягында милиция һәм иминлек көчләренең хокук бозулары 200-ләп яшь кешене Әфганстандагы сугышчылар лагерьларена китәргә этәрде диде. Гыйнвар аенда парламент әгъзасы Надирә Нарматова чит илдә күнегүләр үткән яшь экстремистлар илгә кайта башлады дип белдерде. Нарматова экстремистлар Кыргызстанда үч алырга әзерләнә диде.

Шул ук вакытта Үзбәкстан хөкүмәте Кыргызстан белән чикләрне тулысынча япты диярлек. Бу исә Кыргызстанда яшәүче үзбәкләрнең дә, кыргызларның да икътсадый хәленә яман тәэсир итә.

Үзбәкстан ислам хәрәкәте үз эшчәнлеген Таҗикстанга да җәелдерергә тырыша. Алар инде Әфганстанның Таҗикъстанга якын булган Кундуз виләятендә артканнан-арта бара. Узган сентябрь һәм ноябрь айларында ике зур сугышчан төркем Әфганстаннан чик аша Таҗикстанга бәреп керү омтылышы ясап карады.

Өстәвенә сугышчан төркемнәр саны да арта бара. Сентябрь аенда Таҗикстанның төньягындагы Хуҗанд шәһәрендә ике кешенең гомерен өзгән шартлау өчен җаваплылыкны үз өстенә аңарчы билгеле булмаган Җәмәгать Ансарулла төркеме алды. Бу төркем төбәктә тыелган Һизб-ут-Тәхрир, Сәләфиләр, Таблиги Җәмәгать кебек төркемемнәр кергән исемлеккә өстәлде. Узган көз-кыш айларында Кыргызстанда булган берничә һөҗүм өчен дә җаваплылыкны хакимият элегрәк билгеле булмаган Җайшул Мәһди төркеменә такты.

Зарылбәк Рысалиев.
Кыргызстан белән Таҗикстан арта баручы террор куркынычына әзерлексез дияргә мөмкин. Гыйнвар аенда Кыргызстан эчке эшләр министры Зарылбәк Рысалиев милиция һәм дәүләт иминлеге комитеты көчләре террорчылыкка каршы көрәшерлек хәлдә түгел дип белдерде. Яның әйтүенчә, 5,4 миллионлап кеше яшәгән Кыргызстанда нибары 8 меңләп кенә милиция хезмәткәре бар.

Таҗикъстанда Габдулла мулланың берничә сугышчысына каршы хәрби чарада гына да 60-тан артык хәрби һәлак булды.

Әлегә бу сугышчылар Кыргызстан яки Таҗикстан хөкүмәтләренә турыдан-туры куркыныч тудырмаса да, бу төркемнәр әгъзаларының һәм тарафдарларының артканнан арта баруы киләчәктә хөкүмәтләрнең контрольне тулысынча югалтуына китерә ала.
XS
SM
MD
LG