Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:49

Кандаһар төрмәсеннән 476 тоткын качты


Әфганстанның көньягында төрмәдән йөзләгән тоткын качты, аларның күбесе Талибан тарафдарлары, дип фаразлана.

Кандаһар төрмәсе җитәкчелеге мәгълүматларына караганда, 476 тоткын узган төндә җир астында казылган юлдан чыгып киткән. Талибан качкыннар арасында үз сугышчыларының, шул санда берничә кыр командирының булганын раслады.

Соңгы берничә елда Кандаһарда инде икенче тапкыр тоткыннар күпләп кача. Бүгенгә кадәр анда 1200ләп кеше тотыла иде.

XS
SM
MD
LG