Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстан дипломаты Париж-Рим очкычын тотык итеп алуда тоткарланган


Якшәмбе кич Alitalia һава юллары ширкәтенең Париждан Римга юл тоткан очкычында булган Казакъстан ватандашы Валерий Толмачев стюардессага янап очкычны Либиягә таба борырга кушкан. Казакъстан тышкы эшләр министрлыгы 48 яшьлек Толмачевның Казакъстанның ЮНЕСКОдагы вәкиле булганын раслады.

Стюардесса җиңелчә яраланган, очучылар Толмачевны тиз коралсызландырган. Римда Казакъстан ватандашы полициягә тапшырылган. Тикшерүдән соң Италия полициясе аның психик авыру кеше булганын хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG