Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 02:15
Русиянең һава очышларын күзәтү идарәсе Росавиация 11 һава ширкәтенең кайбер чартер очышларын тыйды. Алар арасында “Татарстан” һава юллары ширкәте дә бар.

“Татарстанның” бүген Бургас һәм Варна шәһәрләренә китәсе очкычының берничә көн элек тыелган булуы ачыкланды.

Шулай ук ширкәтнең Мәскәүдән Греция, Италия, Хорватия, Барселона, Пардубице һәм Тиван шәһәрләренә очышларга рөхсәт бирелмәде. Әлеге сәяхәтләр сатылып беткән, бу очышлар 25, 27, 28, 29 һәм 30 апрель көннәренә билгеләнгән иде.

Чартер очышларга рөхсәт ала алмаган башка ширкәтләр арасында “Урал һава юллары”, “Оренбур һава юллары”, “Ямал”, “Якутия” һәм башка берничә ширкәт бар. Мондый аңлашылмаучанлык очышларны күзәтү идарәсе белән туризм идарәсе арасында каршылыклар чыгарырга мөмкин, дип фаразлана.

XS
SM
MD
LG