Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:11

Тукай бүләгенә тәкъдим ителгән җырчы шагыйрьгә багышланган классик әсәрләрне халыкка күбрәк ишеттерергә кирәк, ди.

10 ел дәвамында югары сәнгать дәрәҗәсендә эшләнгән концерт програмнары, шул исәптән “Рөстәм Яхинга багышлау”, “Тукайга багышлау”, “Александр Ключаревка багышлау” програмнары, 60 татар халык җырын антология итеп туплап халыкка җиткергән өчен Идрис Газиев Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә тәкъдим ителде.

Идрис әфәнде! Җир шарындагы милли җанлы һәр татар баласын гомере буе Тукай озата килгән кебек...

Әйе, чыннан да шулай, Тукай үзе дә, аның иҗаты да безне балачактан бирле озата килә. Ул үз милләтен таныган, яраткан, милләтен милләт иткән һәркемгә дә киңәшче булып тора кебек.

Миңа килгәндә, бигрәк тә шулай. Балачактан ук “Исемдә калганнар”ын, беренче шигырьләрен укып, “Туган тел”ен җырлаудан башлап ярты гасыр инде Тукай мине озата килә. Тукай киңәш тә бирә, Тукай ярдәм дә итә, Тукай яшәргә өмет тә бирә.

Сезнең иҗатта Тукай үзгә бер урынны алып тора. Телефильмнар төшердегез, мәкаләләр яздыгыз, бөек шагыйрьгә багышланган әсәрләр башкардыгыз, концертлар куйдыгыз. Алар арасыннан күңелегезгә бигрәк тә якыны бармы?

Бу рәттә, аеруча, Алмаз Монасыйповның Тукай иҗатына, аның шигъриятенә багышланган бик гениаль әсәре бар. Ул “Тукай аһәңнәре” дип атала. Менә шул әсәрне башкару бәхетенә ирештем. Монасыйпов минем өчен махсус бу әсәрнең икенче вариантын язды. Миңа аны төрле шәһәрләрдә: Казанда, Уфада, Мәскәүдә, Петербурда да башкардым.

Ул әсәрне башкару һәм аның өстендә эшләү Тукайны Монасыйпов музыкасы аша үзем өчен башка көтелмәгән якларын да ачу булды. Бу әсәр Тукай белән бәйләнгән, Тукайга багышланган иҗади эшләремнең иң хәтердә калганы һәм иң йөрәккә кергәне булып тора.

“Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясендә чыгарылган “Мин Тукайны эзлим”, “Ишеттем мин кичә берәү җырлый” музыкаль фильмнары минем озак еллар буе җентекләп әзерләнеп Тукай иҗатына багышланган үземнең карашымны күрсәткән эш булды. Режиссер Наилә Сабитова белән эшләнде ул. Минем өчен бик күп яңа әсәрләр, Тукай сүзләренә булган һәм Тукай яраткан җырлар җырланды, бик күп мәгълүматлар тупланды.

Тукай иҗаты булган сәләтләремне тормышка ашыру белән дә бәйле. Иҗади җимешләрнең барлыкка килү нәтиҗәсе дә булып тора. Тукай миңа иҗатта ярдәм итте һәм ярдәм итә.

Ничек уйлыйсыз, Тукай турында әйтелеп беткәнме әле?


Тукайның бөеклеге шунда, аның каләм очыннан чыккан фикерләргә бүген бер төрле карасаң, иртәгә икенче төрле уйларга сала. Еллар узу, тормышка караш һәм дөньяның үзгәрүе дә төрле төзәтмәләрен кертә. Тукай иҗаты һәрвакыт актуаль булып тора. Тукай иҗатын җөпли башласаң, ул бүгенге көнне язган кебек. Русиядә бара торган хәлләрне яктырткан сыман. Үткер итеп язган шигырьләре бүген бигрәк тә актуаль яңгырый.

Аны өйрәнәсе дә, өйрәнәсе әле. Һәрбер дәвернең үзенең төсе, мизгелләре, мохите бар. Шул мохит аша караганда Тукай һәрвакыт бриллиант кебек. Төрле яклардан, төрле нурлар чәчеп, ялтырап тора.

Тукай турында, бигрәк тә тууына 125 ел тулган көннәрдә, бигрәк тә күп сөйләнә, аңа багышланган чаралар үтә. Шагыйрьгә игътибар зур. Алай да, хөрмәт җитәрлекме, әллә игътибардан читтә калган әйберләр дә бармы?

Өлкән композиторлар иҗатында Тукай аеруча зур чагылыш тапты. Буыннар алышына. Соңгы вакытта композиторлар арасында Тукайга мөрәҗәгать итүләр тагын кабынып китте.

Үзгәреш чорында, менә шушы 20 ел эчендә, әсәрләр күп тумады әлбәттә. Үткән буын композиторларының Тукайны яратып иҗат иткән әсәрләре төп мирасыбыз булып тора. Ул классик әйберләрне бүген халыкка чыгару кирәк. Бик матур күп әсәрләр шүрлекләрдә ята, партитураларда, ноталарда ята. Шуларны халыкка ирештерү безнең өчен зур бер максат булып тора.

Киләсе буыннарның Тукайга мөнәсәбәтен вакыт күрсәтер. Мин ышанам, чын иҗатчылар, сәнгатькәрләр, язучылар, композиторлар, җырчылар Тукайга битараф булмаячак. Тукай шуның белән дә иң бөек шагыйребез булып кала.

XS
SM
MD
LG